-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 апрель 2021, 16:00

Кәнфит ашап агуланган

Балалар бакчасына йөрүче җиде яшьлек бала һич уйламаганда дәваханәгә эләккән.

Балалар бакчасына йөрүче җиде яшьлек бала һич уйламаганда дәваханәгә эләккән.

Санкт-Петербургтагы балалар бакчасының берсенә йөрүче бала һич уйламаган хәлгә юлыккан. Җиде яшьлек кыз балалар бакчасыннан алып кайткан кәнфитне ашагач, дәваханәгә эләгә. Табиблар баланың наркотик матдә белән агулануын ачыклый. Бу хакта хокук саклау органнарына сылтама белән78.ru чыганагы хәбәр итә.

Бу хәл 13 апрельдә булган. Кызны балалар бакчасында кәнфит белән сыйлыйлар, аны бала кич өйгә кайткач кына ашап куя, шуннан соң үзен начар хис итә башлый. Баланы ашыгыч рәвештә дәваханәгә озаталар, табиблар аның метадон наркотигы белән агулануын диагностикалый.

Кыз профилактик исәптә тормаган тулы гаиләдә яши, дип билгеләп үтелә.
Балалар мондый көтелмәгән хәлгә төшмәсен, аларның сәламәтлегенә зыян килмәсен өчен әти-әниләргә дә бик уяу булырга кирәк. Аларга кыз һәм улларына кечкенә чакларыннан ук чит кешеләр кулыннан әйбер алырга ярамавы турында аңлатырга кирәк.

Фото: saransk.bezformata.com
Читайте нас: