+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 апрель 2021, 09:25

Райондашыбыз Рәхмәт хатына лаек булды

Кырмыскалы районы вәкилләре шушы көнәрдә Уфа шәһәренең “Торатау” Конгресс-холлында узган "Аек авыл" республика конкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасында катнашты.

Кырмыскалы районы вәкилләре шушы көнәрдә Уфа шәһәренең “Торатау” Конгресс-холлында узган "Аек авыл" республика конкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасында катнашты.

Әйткәндәй, бу бәйгедә Кырмыскалы районының Иске Муса авылы да район данын лаеклы яклап килде. Кызганычка каршы, бу юлы ул җиңүчеләр исемлегенә керә алмады.

Шуңа карамастан, Илмира Галиәхмәтова тарафыннан авыл биләмәсендә халыкны сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итү, исерткеч эчемлек кулланучылар санын киметү буенча зур эш башкарылды.

Яхшы күрсәткечләр һәм “Аек авыл” бәйгесенә әзерләнү һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен авыл биләмәсе башлыгы, район башкортлары корылтае башкарма комитеты җитәкчесе Илмира Әнвәр кызы Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Фото: район хакимиятенең социаль челтәрдәге битеннән.
Читайте нас