Уфада "Бердәм Русия"нең Яшь гвардиясе" активистлары балалар өчен социаль учреждениеләргә китаплар тапшырды. “Китап киштәсендә изгелек” акциясе 2 апрельдә Бөтендөнья балалар китабы көнендә башланган иде.
Шәһәрнең төрле урыннарында балалар китапларын җыю өчен махсус кәрзиннәр урнаштырылган. Һәр битараф булмаган кеше анда яңаларын да, иске китапларны да китергән. Аннары активистлар китапларны дезинфектор белән эшкәртте һәм балалар үзәкләренә һәм дәваханәләргә тапшыру өчен туплады.
Башкортстанның “Бердәм Русия"нең "Яшь гвардиясе” җитәкчесе Оскар Лютов билгеләп үткәнчә, кайбер учреждениеләр китап киштәләре сораган. Әлеге үтенеч буенча стеллажлар сатып алынган.
Акцияне "Бердәм Русия" Үзәк башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Наталья Орлова республикага килгән вакытта хуплады. Ул яшь гвардиячеләр белән аралашты һәм аларга форма комплектларын тапшырды.