Байтак еллар элек мине авылдашым Илүс Гарифуллин, Нефтекама нефть корылмалары заводының баш инженеры, үзенең кабинетына чакырып алды. Илеш районында туып-үскән, хәзерге вакытта Нефтекамада яшәүче һәм эшләүче якташларны берләштерү, шушы якта укучы якташ студентлар белән очрашу, аларга кулдан килгәнчә ярдәм итү, башка бик күп файдалы эшләр башкарырга дип, “Якташлар” оешмасы булдыру турында сүз башлаган идек. Ләкин, кызганычка каршы, без куйган планнарның берсе генә, Илүс Фәгыйть улы шәһәр башлыгы булгач, тормышка ашып калды: ул чара — Нефтекамада Илеш көннәре уздыру. Бу көнне шәһәр Мәдәният сарае тамашачылар белән шыгрым тулы иде. Менә шушы чарада Илүс Гарифуллин мине Рифкать Хәтмуллин белән таныштырды. “Безнең булдыклы якташларыбызның берсе, чыгышы белән Тәҗәй авылыннан, абзыең Фәйләс Муллагалиев “мәктәбен” узган, хәзер инде Краснокама районында иң шәп колхоз рәисе”, — диде ул аның турында.
Шул вакыттан бирле без Хәтмуллиннар гаиләсе белән аралаша башладык. Район үзәге Николо-Березовка сабантуенда югары уңышларга иреш-кән игенчеләр, терлекчеләр һәм җитәкчеләрне бүләкләү вакытында сәхнәдә Рифкать Кавый улын күрми калу мөмкин түгел. Ерактан ук күренеп, башкалар янында ике башка биек булып басып тора. Гомумән, ул җитәк-ләгән “Алга” токымчылык заводы” ел саен нинди дә булса номинациядә җиңүчеләр исемлегендә була. Миндә ниндидер горурлык хисе уяна, һәм якташымның уңышларына чын күңе-лемнән шатланам. Сабантуйдан соң Рифкать безне үзләренә кунакка алып китә. Өйдә ул пәһлевандай гәүдәсенә алъяпкыч бәйләп куя да, кухняда бө-терелә башлый. Ул әзерләгән балык ризыклары телеңне йотарлык була. Аның янында кечкенә гәүдәле, теремек хатыны Фәния Ягафәр кызы бөтерелеп йөри. Күз ачып йомганчы икәүләшеп матур табын коралар. Икесе бер сүзле, киң күңелле, кунакчыл булулары белән Хәтмуллиннар бүтән гаиләләрдән аерылып тора. Кич буе Рифкатьнең кесә телефоны әледән-әле шалтырап тора. Ул, кунаклардан аз гына читкәрәк китеп, килеп чыккан проблемаларны хәл итә. Рәис булган кешегә үзенә йөкләнгән эш турында бер минут та онытырга ярамаганлыгын күрдем мин шунда. Бервакыт мин аларда дәфтәргә теркәлгән шигырьләр кулъязмасын күрдем. Ул Рифкатьнең әтисе Кавый абыйның үзе язган шигырьләре булып чыкты. Соңыннан без бергәләшеп, аның иҗат җимешләрен туплап, “Яшьнәп яшәлгән гомер” дигән китап чыгардык, Тәҗәй авылында зурлап китап туе уздырдык. Рифкать туып-үскән Тәҗәй авылы Кушбахты авылы белән кушылып беткән дисәк тә була. Бу авыллар икесе дә “Игенче” колхозына керә. Шул колхозга рәис итеп минем өчтуган абыем – 26 яшьлек Фәйләс Муллагалиевны тәгаенләгәннәр. Шуңа кечкенә чактан ук “Игенче” колхозы миндә аерым бер кызыксыну тудырды. Элек атна саен район буенча һәр колхозның уңышларын “Маяк” гәзите битләрендә бастырып чыгаралар иде, һәм без бөтен гаиләбез белән һәрдаим күзәтеп, карап, чагыштырып бардык. Ә ул вакытларда партком секретаре булып Рифкатьнең әтисе Кавый абый Хәтмуллин эшләгән.
Әлеге язманы әзерләгәндә иң беренче чиратта Кушнаренкога Фәйләс абыйга шалтыраттым. Хәтмуллиннар турында менә ул нәрсәләр сөйләде: “Бик тә гади, таләпчән, кешелекле, эшсөючән гаилә алар. Кавый абый — үзенең бөтен яхшы сыйфатларын балаларына бирә алган шәхес”. Бүгенге көндә дә Кавый абыйны бик бәхетле дип саныйм мин. Аңа хәзер 93 яшь. Иң өлкән баласы — кызы Әлфинә апа хаклы ялга чыккач, әтисе янына кайтып яши. Тәҗәйдә, төп йортларында бөтен дөньяны алып бара. Кайсы гына туганы яисә аларның балалары кайтмасын, өстәлдә һәрва-кыт үзе кисеп пешерелгән токмачлы аш, кайнар бәлеш, матур итеп кабартып пешерелгән икмәк, балга катырылган чәкчәк белән Әлфинә апа каршы ала, күчтәнәчләрен биреп, кунакларны озатып кала. Бал дигәннән, умарта кортлары Тәҗәйдә гомер иткән, Рифкатьнең бертуган Альфред абыйсының байлыгы ул. Үзе 70 яшьне ваклаган Альфред абый, умарталарын караганда әле булса әтисенең киңәшләре белән исәпләшеп тора. Идел (бездә Агыйдел елгасын шулай диләр) болыннары чәчәгеннән бал кортлары җыйган ризыкны мин дә татып карадым. Илеш ягына гына хас корт балы тәме буенча үзенчә, минем телдә саклана ул. Республикабызның, күрше өлкәләрнең кайсы гына төбәгендә тәмләп карасам да, мин үз ягымның бал кортлары җыйган ризыкны таный алам. Кавый абзый Әлмәндәр карт кебек Без соңгы тапкыр күрешкәнгә 10 еллап вакыт узса да, Кавый абыйның зиһене дөрес, хәтере яхшы, мине танып, исенә төшерде. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул бер дә тик утыра торганнардан түгел. Авыл мәчетенә намазга йөри. Әле дә шигырьләр яза. — Аллаһка шөкер, 93 яшеңдә өченче балаңны 60 яшьлек юбилее белән котлау әле бөтен кешегә дә тәтеми, – ди ул. — Ходайга мең шөкер. Әле мин Куян авылына кунакка барырга җыенам, 9 оныгым, 14 туруным, балаларым җыелган бәйрәмнән ничек читтә торып каласың инде? Үземнән өстәп, шуны әйтәсем килә: Кавый абзый мәрхүмә хатыны Әлфия апа белән үзләренең дүрт баласы янына гаилә башлыгының ятим калган өч баласын да алалар. Рифкать хәтерләвенчә, аларга әти-әниләреннән, тәрбиягә алынганнарына караганда, шуклыклары өчен күбрәк тә эләккән әле. Бу гаиләдә балаларны үзебез-некенә бүлмәгәннәр, олы тормышта да барысы өчен дә бердәй борчылганнар. Менә шундый киң күңелле кешеләр. Теремек, хәйләкәр, зирәк акыллы һәм шундый ук озын гомерле Кавый абый Әлдермештән Әлмәндәрне хәтерләтә. Рифкать улын юбилее белән котлап шигырь язган. Хушлашканда мин Кавый абыйга сәламәтлек теләп, исәнлектә күрешү насыйп булсын дигән уйлар белән кайтырга чыктым. Сөекле җәмәгать, әти һәм дәү әти Юл буе Кавый абый белән булган әңгәмәне уйлап кайттым. Мин бәхет-лемен, диде ул. Ә мин инде үземчә уйлыйм, Хәтмуллиннарның яшькә иң зурысы гына түгел, бүгенге көндә 60 яшен тутырган Рифкать тә иң бәхетлеләрнең берседер. Мин Рифкать өчен аның гаиләсе өчен, бик тә шатмын. Кызы үзенә тормыш юлдашы итеп әтисендәге яхшы сыйфатлары белән аңа охшаган егетне сайласа, улы әнисе Фәниягә охшаган уңган кызны пар иткән. Балалары Илмира һәм Ринатка — яраткан әти, оныклары Нурлан, Альберт, Нурислам һәм Камилә өчен — җан атып торучы картәти, килене Ландышка хөрмәтле биатай булса, кияве Робертка хөрмәтле бабай да ул. Ә хәләл җефете Фәниягә — тормыш тоткасы булган ышанычлы ир. Аннары инде минем әңгәмә Фәния белән дәвам итте. — Фәния! Иреңнең районда нинди җитәкче икәнен беләләр, ә менә синең өчен нинди ул? — Минем өчен Рифкать ышанычлы, изге күңелле, юмарт, принципиаль, миңа карата ихтирамлы, гомумән, хатын-кызны хөрмәт итә белүче кеше, — диде ул. — Тормышта нинди генә авырлыклар килеп чыкса да, ул дөрес карар кабул итә белә. Бер эштән дә кыенсынмый, барлык йорт эшләрен дә җиренә җиткереп аткарып чыга. Аның характеры шундый — ул беркемнең дә үтенечен кире какмый, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Туган ягым Күгәрчен районына без еш кайтабыз. Рифкатьне анда да бик яраталар, хөрмәт итәләр. Ул бервакытта да туганнарны синеке-минекенә бүлми. Әле булса барыбыз да бертуганнардай яшибез, Аллаһка шөкер. Эшендә нинди генә тыгыз график булмасын, Рифкать көн дә телефоннан шалтыратып, әтинең, Әлфинә апаның, Альфред абыйның, энекәше Данилның хәлләрен белә, төпле киңәшләрен бирә. — Фәния, яшьлеккә кире кайта торган мөмкинлек булса, тормыш юлын ничек салыр идегез? — Бернәрсәсен дә үзгәртмичә, шушы ук юлны сайлар идем. Ир кеше, гаилә башлыгы нәкъ аның кебек булырга тиеш, дип саныйм. Балаларга карата кырысрак, күпне таләп иткән кебек тоелса да, Рифкатьнең күңеле нечкә, аларга ул яхшы тәрбия бирде. Балаларыбыз инде күптән үз гаиләләре белән яши. Оныкларны бик тә ярата. Яшь чакта, үзебез балаларны үс-тергәндә ул өйдә бик сирәк булды, чөнки ул чакта без Нефтекамада яшә-дек, шәһәрдән эшенә вакытында барып җитәр өчен таң йолдызыннан торып эшкә китте, мин балаларны йоклаткач кына эштән кайта иде. Ул аларның үскәннәрен күрмәде дә. Шуңадырмы, хәзер оныклары өчен җан атып тора. Әйткәндәй, шушы көннәрдә Хәтмул-линнарның мәрҗән туйлары — өйлә-нешкәннәренә 35 ел.
Рифкать алтынчы сыйныфны бетерү белән җәйге каникулларда “Игенче” колхозында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Илеш район үзәге Югары Яр-кәйдә һөнәрчелек училищесына укырга бара. 1979 елдан 1981 елга кадәр ул армия сафларында хезмәт итә. Хезмәттән кайткач, Уфада Башкорт авыл хуҗалыгы институтының агрономния факультетын тәмамлагач, Рифкать, яңа гына кулына Башкорт дәүләт педагогия институтының тарих факультеты дипломын алган Күгәрчен районы Тләүмбәт авылы кызы Фәния белән бергә тормыш башлыйлар. 1986 елның 8 мартында — Күгәр-чендә, икенче атнада Илештә гөрләтеп туй ясыйлар. Ул чакта атеизм заманы дип тормый, туйга чаклы никах та укыталар. (Күз алдына китерүе дә авыр: кияү егетенең әтисе “Игенче” колхозының партком секретаре бит!) Хәзер инде Кавый абыйның үзенең никах укырлык дини гыйлеме бар... Дәбир Гыйльфанов, остазы: — Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган Рифкать, яшь белгеч буларак иң беренче адымнарын мин җитәкләгән “Алга” колхозында башлады. Кайнап торган энергияле, һөнәри өлгергәнлек, ашкынулы җанлы һәм үҗәтлеге белән шәхсән миндә зур хөрмәт уятты ул. Тиздән колхозның, соңыннан районның баш агрономы булып, бик яхшы эшләде. Үзен югары әзерлекле, киң эрудицияле оештыручы шәхес итеп күрсәткәне өчен район җитәкчелеге үтенече белән Хәтмуллинны Ленин исемендәге колхозга рәис итеп билгеләделәр. Тормыш бит ул кеше теләгәнчә генә бармый. Үткен фикерле, сизгер күңелле, акыллы карашлы, таләпчән рәисне, икътисади яктан авыр хәлгә калган колхозны аякка бастырырга дип, яңадан “Алга”га эшкә җибәрделәр. Кыска гына вакыт эчендә Рифкать Кавый улы, бу колхозның исемен тулаем исбатлатып, районда гына түгел, республикада “Алга”ны иң алдынгылар рәтенә бастырды. Хәзер аны “Алга” токымчылык заводы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы дәрәҗәсенә җиткерде һәм менә инде 17 ел шушы хуҗалыкны җитәкләп, районыбызда намуслы хезмәтен дәвам итә. Фәнзилә Әхмәдишина.