+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 апрель 2021, 07:50

Балыкчылар, әлегә балык каптырмый торыгыз!

Башкортстанның Учалы районында балык тотканда бер кеше батып үлгән.

Башкортстанның Учалы районында балык тотканда бер кеше батып үлгән.

Бу хакта оператив киңәшмәдә Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров сөйләгән.

Ачыклануынча, мәрхүмгә 74 яшь булган. Ир иртәдән үк яраткан эше белән шөгыльләнергә, балык каптырырга килгән, әмма бу хәл фаҗигале төстә тәмамланган: балыкчы боз астына киткән.

Ир елгадан мөстәкыйль рәвештә чыгарга маташкан. Бозга тотынып, ярдәмгә чакырган, тик аны коткарып кала алмаганнар. Ирнең гәүдәсен агым алып киткән.

Фото: Башньюс
Читайте нас