+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 апрель 2021, 07:45

Җиңү бәйрәме ничек үтәчәк?

Бүген оператив киңәшмәдә Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерлек турында фикер алыштылар.

Бүген оператив киңәшмәдә Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерлек турында фикер алыштылар.

Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова мәгълүматлары буенча, Башкортстанда барлыгы 22922 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм сугышта һәлак булган яки үлгән катнашучыларның гаилә әгъзалары яши.

— Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысын да өйләренә барып котлаячаклар, бәйрәм чараларына чакырачаклар. Әлеге категория өчен, аларның яшен исәпкә алып, медицина ярдәме һәм социаль хезмәт күрсәтү аеруча актуаль булып тора, — диде Ленара Иванова.

Министр сүзләренә караганда, ел саен Җиңү көне алдыннан республиканың барлык шәһәр һәм районнарында сугыш ветераннары өчен комплекслы медицина тикшерүләре уздырыла. Алар инвалидларның 100 процентын колачлый. Ветераннарны стационар дәвалау өчен республиканың медицина оешмаларында махсус оештырылган палаталарда 1038 койка әзерләнгән, шулай ук 340 урынлык республика сугыш ветераннары клиник госпитале эшли.

Аз хәрәкәтләнүче ветераннар өчен күчмә бригадалар оештырылган, барлык ветераннар да ташламалы дарулар белән тәэмин ителә. Картлар йортларында күрсәтелгән категорияләрдән 31 кеше яши – алар өчен учреждениедә шәхси котлаулар оештырылачак. Даими рәвештә карауга мохтаҗ ветераннар янына, әгәр алар гаиләләрдә яшәсә, социаль хезмәткәрләр атнага 5 тапкырга кадәр бара. Ялгыз ветераннар янына көн саен йөри – андыйлар республикада 48 кеше.

Моннан тыш, узган елдан “Яндекс такси” социаль проекты эшли башлады, ул ветераннар һәм аларга тиңләштерелгән кешеләр өчен түләүсез хезмәт күрсәтә. Аена дүрт тапкыр йөрү өчен 1000 сумга кадәр ташлама алырга мөмкин.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгында Уфада традицион рәвештә Җиңү паркында чәчәкләр салачак. Октябрь проспектында мең ярым кеше катнашлыгында парад планлаштырылган. Кунак трибуналарына 100 сугыш ветераны чакырылачак.

”Бу көннәрдә шулай ук урыс дәүләт академия драма театры каршындагы ачык күргәзмә мәйданында хәрби техниканы күрергә мөмкин булачак. Күргәзмәдә Алкино бригадасы коралларында торган хәрби техника, ретроавтомобильләр һәм Бөек Ватан сугышы чорларының хәрби техникасы тәкъдим ителәчәк. Техника шулай ук Красногорск шәһәреннән Вадим Задорожныйның техника музееннан да киләчәк", — дип белдерде Ленара Иванова.

Бәйрәм салют белән тәмамланачак. Төрле төстәге залпларны шәһәрнең Ленин исемендәге һәм УМПО сарае каршындагы мәйданнарыннан күккә очырачаклар.

Барлык муниципалитетларда “Хәтер бакчасы” акциясе узачак, анда һәр һәлак булган кеше истәлегенә агачлар утыртылачак. Соңгы чара 22 июньдә “Изге сугыш” Бөтенрусия гражданлык-патриотик акциясе булачак.

Фото: башинформ
Читайте нас