+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 апрель 2021, 12:30

Ир-атлар форумыннан – бай тәэссоратлар белән

Шул көннәрдә "Торатау" Конгресс-холлында Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте ярдәмендә "Башкортстанның ир-атлар берлеге" төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган Башкортстанның I ир-атлар форумы узды. Җәмгыятьтә ир-атларның абруен күтәрү бурычын күз уңында тоткан һәм республикада беренче тапкыр үткәрелгән мондый форумда Кырмыскалы районы делегациясе дә катнашты.

Шул көннәрдә "Торатау" Конгресс-холлында Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте ярдәмендә "Башкортстанның ир-атлар берлеге" төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган Башкортстанның I ир-атлар форумы узды. Җәмгыятьтә ир-атларның абруен күтәрү бурычын күз уңында тоткан һәм республикада беренче тапкыр үткәрелгән мондый форумда Кырмыскалы районы делегациясе дә катнашты.

С.М. Чугункин исемендәге Кырмыскалы урта мәктәбе директоры Дамир Әхтәмов, “Яшьлек” яшьләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Владлен Курунов һәм Прибельский авылыннан водитель булып эшләүче Рәмил Карпов – барысы да күпбалалы әтиләр - “Кадрлар резервы, яшьләр сәясәте, спорт һәм креатив” юнәлеше буенча проектлар әзерләү һәм тәкъдим итүдә катнаштылар.
Дамир Флюр улы билгеләвенчә, республиканың төре районнарыннан җыелган җәмәгать эшлеклеләре,эшкуарлар, сәясәтчеләр, күпбалалы әтиләр чарада бүгенге көндә актуаль проблемаларны билгеләп, аларны хәл итү юлларын эзләгәннәр. Шулай ук чарада сүз гаилә традицияләрен торгызу, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм гаиләне ныгытуда ярдәм итү, ата булуның әһәмиятен тану турында барган.
Форумда алган мәгълүмат һәм тәкъдимнәрне кырмыскалылылар район биләмәсендә дә нәтиҗәле кулланыр, ә активистлар ир-атлар катнашлыгындагы иҗтимагый берләшмәләрнең эшчәнлегенә яңа сулыш өрер, дип ышанасы килә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу форумда Бишаул-Уңгар мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Айнур Галиевка да катнашу бәхете тиде. Моңа ул “Башкортстаның ир-атлар берлеге” тарафыннан игълан ителгән “Минем әтием - минем батырым” темасына инша язып, лаек булды.
Бәйгедә республика буенча 7 яшьтән 17 яшькә кадәр 500дән артык бала катнашты. Айнурның эшен лаеклы бәяләделәр: әтисе турындагы инша иң яхшысы дип танылды һәм 6 призер арасына эләкте.
Шулай итеп, Галиевлар гаиләсен Конгресс-холда узган форумга чакырдылар. Бүләкләү тантанасында “Башкортстанның ир-атлары берлеге” рәисе, Русия Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров Айнурга - Мактау грамотасы һәм кул сәгате, ә әтисе Айрат Исламетдин улына Рәхмәт хаты тапшырды.

Фото: Район хакимиятенең социаль челтәрдәге битеннән.
Читайте нас