Башкортстанда узган атнада биеклектән егылуның тугыз очрагы теркәлгән.
Бәхетсезлек очраклары буенча статистиканы бүгенге оператив киңәшмәдә республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты башлыгы Фәрит Гомәров җиткерде.
— 112 системасына тугыз кешенең биеклектән егылуы турында хәбәр килде, нәтиҗәдә, Уфада биш кеше һәлак булды, дүртесе дәваханәгә салынды, – диде ведомство җитәкчесе.
Бер атна эчендә Башкортстанда, шулай ук, 695 янгын (тугыз кеше үлгән) һәм суда бер үлем очрагы теркәлгән: балык тоткан вакытта 74 яшьлек ир батып үлгән.