+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 апрель 2021, 11:23

Кайчан электрон паспорт артыннан йөри башларга?

Тиздән илебездә кулланылышка электрон паспортлар керәчәге хакында хәбәр иткән идек инде. Ә менә һәркайсыбызның яңа төрдәге төп документы элеккесеннән нәрсәсе белән аерылачак, кайчан биреләчәк - бу хакта кичә Эчке эшләр министрлыгы аныграк мәгълүмат белән уртаклашты.

Электрон паспортларны элеккеләреннән, әлбәттә, эшләнү форматы аерып торачак. Алар пластик карта рәвешендә ясала. Бу картада граждан хакында шәхси һәм биометрик мәгълүматлар сакланачак. Электрон паспортларда аның иясенең ике бармак эзе дә бастырылачак.

Русиянең Эчке эшләр министрлыгында белдерүләренчә, электрон паспорт бирелгәндә аның иясен санлы фотога төшерү һәм кул бармакларының икесенең папилляр сурәтләрен сканлаштыру башкарылачак.

Паспорт хуҗасы үзе тели икән, төп документына электрон имзасын да куя ала.

Илебез башкаласы Мәскәүдә паспортның яңа төрен 2021 елның декабрендә бирә башлаячаклар. Ә менә башка төбәкләрдә бу эш техник әзерлеккә карап башкарылачак, әмма ул 2023 елның июленнән дә соңга калдырылырга тиеш түгел.

Электрон паспортларны 14 яшьтән алып булачак. Әгәр дә инде югалтсаң, тиз генә гамәлдән чыгару мөмкин.

Фото: afanasy.biz
Читайте нас