Башкортстанда яшәүче бер романтик егет үзенең сөйгәне яшәгән бишенче кат тәрәзәсенә шакыган...
Видео авторы белдергәнчә, гадәти булмаган гамәл Нефтекамада бара. Ниндидер яшь романтик үзенең сөйгәнен дистәләгән метр биеклектә "эффектлы килеп керүе" белән гаҗәпләндерергә булган. Нәтиҗәдә, 5нче кат югарылыгына күтәргән автовышканы арендага ала ул. Романтик үзе белән чәчәк бәйләме, алкогольле эчемлек һәм хлопушка алган. Кызның реакциясенә караганда, егетнең трюгы уңышлы чыккан.
Тик егетнең чыгышын барысы да югары бәяләмәгән. Нефтекама халкы социаль челтәрләрдә, романтик иң баналь ысулны сайлаган һәм бөтенләй дә тырышмаган, дип язган. "Колхоз стайл. Бу инде күптән искергән ысул һәм соклану тудырмый!" - дип яза Оксана.
Шуңа да карамастан, шәһәрнең кайбер кешеләре романтикны хуплаган. "Үзләре сөеклеләре өчен диваннан да тормый әле", - дип язган Артур.
Ничек кенә булмасын, сөйгәне өчен мондый гамәлләр кылган егетләр соклану уята!