Идел буе федераль округында журналистлар хокукларын яклау буенча яңа алымнар һәм ысуллар турында фикер алыштылар.
20 апрельдә Түбән Новгородта Русия Президенты йөкләмәсе кысаларында журналистларның хокукларын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында киңәшмә узды.
Мондый киңәшмәләр илнең барлык федераль округларында үткәрелә, аларның нәтиҗәләре буенча дәүләт башлыгына доклад тәкъдим ителәчәк. Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров җитәкчелегендәге киңәшмәдә Русия Президенты киңәшчесе, Русия Президенты каршындагы Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет рәисе Валерий Фадеев, Идел буе федераль округы буенча Генераль прокуратура идарәсе башлыгы Александр Окатьев, Русия Журналистлар берлеге рәисе урынбасары Алексей Вишневецкий, Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре катнашты.
Видеоконференцэлемтә буенча фикер алышуда төбәк студияләрендә мәгълүмат блоклары эшен һәм мәгълүмат чаралары белән үзара бәйләнешне алып баручы вице-губернаторлар, Русия Журналистлар берлеге вәкилләре, Баш федераль инспекторлар һәм башкалар катнашты.
Чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Игорь Комаров болай дип ассызыклады:
«Сүз һәм киңкүләм мәгълүмат чараларының иреге - демократик җәмгыятьнең төп принципларының берсе, Русия Конституциясендә каралган гарантияләр. Журналистларның хокукларын үтәү - җәмгыять торышының мөһим күрсәткече, аларны тәэмин итү федераль һәм төбәк хакимиятләренең, хокук саклау системасының, җәмәгатьчелек һәм журналистлар берлекләренең уртак бурычы булып тора».
Тулы вәкаләтле вәкил билгеләп үткәнчә, округта мәгълүмат чаралары эшчәнлегенең югары хокукый культурасы, аларның хакимият һәм җәмгыять белән мөнәсәбәтләре урнашкан. Журналистларның хокукларын бозу еш кына социаль әһәмияткә ия мәгълүмат бирмәүдә һәм мәгълүмат чаралары сорауларына вакытында җавап бирмәүдә чагыла. Вәкаләтле вәкил журналистларның закон һәм җәмгыять алдындагы җаваплылыгына игътибар итте.
"Журналистларда да закон нигезендә хокук саклау органнары тарафыннан аларга карата нинди таләпләр куелачагын аңлау мөһим, редакция хезмәткәрләре, законны бозган очракта, җаваплылык тотарга әзер булырга тиеш. Журналистлар объектив булырга тиеш - алар күзлегеннән без ситуацияне күрәбез һәм теге яки бу вакыйгаларга бәя бирәбез", - диде вәкаләтле вәкил.
Нәтиҗә ясап, Игорь Комаров Баш федераль инспекторларга төбәкләрдә журналистларның һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең үзара хезмәттәшлеген җайга салу буенча киңәшмә үткәрергә, шулай ук журналистлар хокукларын бозуга бәйле барлык резонанслы очракларны контрольгә алырга кушты.