Кечкенә бер туп башыңа җитәр дип кем уйлаган?!
1998 елдан башлап Екатеринбург зоопаркында яшәгән Умка кушаматлы ак аю вольерга ташланган балалар тубын йоткан. Кызганычка каршы, туп йоткан аю исән калмаган... Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Аюның үлеменә бирегә килүчеләр тарафыннан вольерга ташланган балалар тубы сәбәпче булды. Кечкенә уенчык мондый зур ерткыч җанварга уйнар өчен яраклаштырылмаган. Туп аюның ашказанында калды", — диелә хәбәрдә.
Хайван кыргый табигатьтә туа һәм бик иртә әнисез кала. Аны Чукоткада Биллингс бистәсендә яшәүчеләр, поселок этләреннән коткарып, алып кайта. Дүрт ай аю баласы сарайда яши, балык, морж һәм тюлень ите белән туклана. Үсә башлагач, аю тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудыра башлый.
Фото:mk.ru