Гражданнарны хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кысаларында Башкортстанның республика җыелма пунктыннан хәрби хезмәткә чакырылучыларны тантаналы озату булды. Русиянең Мәскәү һәм Киров өлкәләренә 60лап кеше киткән. Яшь кешеләр стратегик тәгаенләнештәге Һава-космик көчләр һәм ракета гаскәрләрендә хәрби хезмәт үтәчәк.
Ватанны саклаучылар алдында котлау сүзе белән чыгыш ясарга төбәк Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, Башкортстан хәрби комиссары полковник Михаил Блажевич, хакимият, дини конфессияләр вәкилләре, хәрби хезмәт ветераннары килде.
- Армия - ир-ат тормышында яңа сәхифә дә, аның өчен җитди сынау да. Лаеклы, гадел хезмәт итегез, яңа күнекмәләргә өйрәнегез, сау-сәламәт булып, ныгып кайтыгыз, - дип теләде яшь егетләргә республика хәрби комиссары полковник Михаил Блажевич.
Озатыр алдыннан барлык егетләр да коронавирус инфекциясенә тестлар тапшырды.
Язгы чакырылышта Башкортстан Русия Федерациясе Кораллы Көчләренә барлыгы 5 меңнән артык егетне озатачак. Чакырылыш агымдагы елның 15 июленә кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте