+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 апрель 2021, 11:25

“Русия лидерлары” конкурсына теркәлү дәвам итә

26 апрельгә кадәр ЛидерыРоссия.рф сайтында “Русия - мөмкинлекләр иле” президент платформасы проекты “Русия лидерлары” дүртенче конкурсының “Мәгълүмат технологияләре” трегына теркәлү дәвам итә.

26 апрельгә кадәр ЛидерыРоссия.рф сайтында “Русия - мөмкинлекләр иле” президент платформасы проекты “Русия лидерлары” дүртенче конкурсының “Мәгълүмат технологияләре” трегына теркәлү дәвам итә.

Трекның максаты - санлы технологияләр ярдәмендә киләчәкне төзергә сәләтле югары потенциаллы белгечләр ачыкларга. Бу трекка теркәлү 2021 елның 31 мартында старт алды. Трекны эшләтеп җибәрүне Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары һәм “Мәгълүмат технологияләре” трегы кураторы Дмитрий Чернышенко хуплады.

“Мәгълүмат технологияләре” трегында катнашучылар 55 яшькә кадәрге булырга һәм аларда кимендә ике ел идарә тәҗрибәсе булырга тиеш.

“Мәгълүмат технологияләре” трегында җиңүчеләр Русиядә мәгълүмати технологияләр һәм инновацияләр өлкәсенең иң яхшы вәкилләреннән остазлык алачаклар.

Элекке кебек үк, “Русия лидерлары” конкурсы берничә этапта узачак. Беренчесе - ул 31 мартта башланды һәм теркәү кампаниясе 26 апрельдә Мәскәү вакыты белән 23:59 да ябылачак. Дистанцион сынаулар апрель ахырыннан башлана һәм июнь уртасына кадәр узачак. Җәй азагында - 2021 елның көз башында трекларның ярымфиналлары башлана. Конкурсның суперфиналы 2022 елның мартына планлаштырылган.

Фото: ЛидерыРоссии.рф.


Читайте нас