Дүрт балалы ана алты ел аларның хәлен дә белмәгән.
Салават район суды хәбәр иткәнчә, Малаяз авылында яшәүче хатын-кыз үзенең балигъ булмаган балаларын үз янына кайтара алмаган.
Судның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хатын-кызны 2015 елда алкогольне артык куллануы, балаларны ашатмавы һәм аларны салкын йортта калдырганы өчен хокуктан мәхрүм иткәннәр. Алты елдан соң суд аны ата-ана хокукын тергезүдән баш тартты.
Үз дәгъвасында хатын-кыз бүтән эчмәвен, кияүгә чыгуын һәм иренең өендә яшәвен, анда балаларны тәрбияләү өчен бөтен шартлар булуын күрсәткән. Ләкин 17 яшьлек олы кызы гына кайтырга теләк белдергән, башкалар әниләре янына кайтырга теләмәгән, ә кече улы аны исенә дә төшерә алмаган.
Шул ук вакытта, хатынның алты ел дәвамында балалары янына килмәве, шалтыратмавы да билгеле.