+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 апрель 2021, 06:05

Ач сыерны коткарам, дип...

Белорет районында ике ир бәлагә тарыган.

Белорет районында ике ир бәлагә тарыган.

Башкортстанның Белорет районында сыерны үлемнән коткарырга уйлаган ике ирнең үзләренә профессиональ коткаручылар ярдәме кирәк булган.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан хәбәр итүләренчә, Белорет районының Сермән авылында ике иргә һәм сыерга ярдәм кирәклеге турында мәгълүмат килгән. Соңрак ачыклануынча, сыер елга уртасындагы утраучыкка үзе барып чыккан.

"Ир-егетләр сыерны ашатырга уйлап, аның янына көймәдә йөзеп килгән. Әмма көчле агым сәбәпле, аларның көймәсе читкә йөзеп киткән. Шуңа алар үзләре дә, ярдәм сорап, ашыгыч хезмәтләргә мөрәҗәгать иткән. Коткаручылар ирләрне катамаранда эвакуацияләгән, ә сыерны, мөгезләреннән эләктереп, тартып чыгарганнар”, — дип белдерәләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Фото: Госкомитет РБ по ЧС
Читайте нас