+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 апрель 2021, 13:30

Радий Хәбиров фикер алышырга чакыра

Башкалабызның Совет мәданында реконструкция эшләре дәвам итә. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдә үз фикерен белдерде.

Башкалабызның Совет мәданында реконструкция эшләре дәвам итә. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдә үз фикерен белдерде.
"Уфада Совет мәйданын реконструкцияләү - күңелем белән якын килгән һәм шәхсән үзем кызыксынган проектларның берсе. Без территорияне төзекләндерү эшләренең бер өлешен төгәлләдек инде, легендар 112нче Башкавдивизия командиры генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл булдыру буенча конкурс уздырдык. Җиңүче безнең якташыбыз, скульптор Салават Щербаков булды.
Бу вакыйганың минем өчен генә мөһим булмавына бик шатмын. Миңа дүрт сәнгать академигы - Геннадий Провоторов, Александр Тантлевский, Любовь Ширшова, Татьяна Скоробогатова - һәм һәйкәл авторы Салават Щербаков мөрәҗәгать итте. Алар билгеләп үткәнчә, әгәр дә без һәйкәлне архитектура ансамбле - колоннада белән тулыландырмасак, Совет мәйданын реконструкцияләү буенча безнең тырышлык җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле булмаячак. Бу тәкъдимнәр реконструкция проектында ниндидер үзгәрешләр китереп чыгарачак, агачларны күчереп утыртырга туры киләчәк.

Миңа визуаль яктан ошады. Бәлки, яхшы ансамбль килеп чыгар, безнең академиклар тәкьдименә колак салырга кирәк дип уйлыйм. Яңартылган проектны визуальләштерүне карарга һәм тәкъдим турында фикер алышырга чакырам", - дип яза Радий Хәбиров "Вконтакте"да.

Фото: vk.com/wall413272232_612562
Читайте нас