+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 апрель 2021, 03:30

Руль артында аңын югалткан

Стәрлетамакта яшәүчеләр коточкыч күренешкә тап булган.

Стәрлетамакта яшәүчеләр коточкыч күренешкә тап булган.

Кичә иртән Стәрлетамакта яшәүчеләр шәһәр уртасында коточкыч хәлгә тап булган. Урамнан китеп барган “Газель” машинасы кинәт боргалана башлый, шуннан соң кабинадан машина йөртүче юлга килеп төшә. Sterlitamakcity.ru басмасы хәбәр итүенчә, бу хәл Ходайбирдин урамында – “Башкорт гимназиясе” һәм “Радио йорты” тукталышлары арасында булган. Шаһитлар төшергән видеода, китеп барган ”Газель”ның көтмәгәндә ишеге ачылуы, шуннан водительнең юлга егылып төшүе, ә микроавтобусның идарәне югалтып, киртәгә барып бәрелүе күренә. Бәхеткә, бу вакытта юлда кешеләр булмаган, һәм яныннан узып баручы автомобильләр дә туктарга өлгергән, шуңа күрә берәү дә зыян күрмәгән.

Шофер янына шаһитлар килгәндә, ул аңсыз була. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ирнең руль артында хәле начарлана. Ашыгыч ярдәм машинасы аны дәваханәгә алып киткән, хәзер бу хәлне юл полицейскийларына тикшерергә туры киләчәк. Төбәк дәүләт автоинспекциясендә “Газель”ның пассажирлар йөртә торган булмавы һәм нинди дә булса шәһәр маршруты буенча йөрмәве турында хәбәр итәләр.

Фото:ufa.kp.ru
Читайте нас