+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 апрель 2021, 17:50

Бөрелеләр күперле булачак

Уфаның суднолар төзү һәм ремонтлау заводы Агыйдел аша Бөре шәһәрендә понтон күпернең беренче секциясен транспортлауны башлады.

Уфаның суднолар төзү һәм ремонтлау заводы Агыйдел аша Бөре шәһәрендә понтон күпернең беренче секциясен транспортлауны башлады.
Понтон күпер — Бөре халкының горурлыгы һәм экскурсияләр объекты. Түбән Новгород өлкәсендә күпер 2000 елда төзелгән, аны Агыйдел буйлап китергәннәр.
2019 елда күпер бәхәсләшүләр тудырды. Социаль челтәрләр аша кешеләр республика Башлыгына юл өчен бер якка 70 сум акча алынуына зарланды. Ул вакытта күпер шәхси компания тарафыннан арендага алынган иде. Төбәк җитәкчелеге катнашыннан соң, хәл үзгәрде, күпер яңадан хакимият балансына кайтарылды. Бу юл бәясен 30 сумга кадәр киметергә һәм аны 14 яшькә кадәр балалар һәм ташламалы категорияле гражданнар өчен бушлай итәргә мөмкинлек бирде.
Күпер даими рәвештә тикшерү узарга тиеш: ел саен һәм биш елга бер тапкыр — чираттагысы.
20 еллык файдаланудан соң су асты өлешен тикшерүне су күтәрү корылмасында яки ярда үткәрергә кирәк. Суднолар төзү заводы тарафыннан понтон, корылмалар, җайланмалар һәм электр җиһазлары дефектациясе буенча эшләр башкарылды. Ачыкланган җитешсезлекләр бетерелде. Понтоннарны чистарту һәм буяу эшләре башкарылды. Навигация соң башлану сәбәпле, күперне ташу 2-3 атна дәвам итәчәк. Күперне урнаштыру секцияләр китерелгән саен башкарыла барачак.
Читайте нас