Коточкыч янгын Гафури районында булган.
Гафури районында коточкыч янгында урындагы хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Фаҗига Гафури районының Табын авылында бүген, 27 апрельдә, төнлә булган. Өйдә хатын-кызны уята алган һәм янгын чыгуы турында кисәтүче янгын хәбәрчесе җиһазы булса, кеше үлемен булдырмаска мөмкин булыр иде, дип белдерә янгын сүндерүчеләр.
Һәлак булган хатынга 81 яшь булган, дип хәбәр ителә. Хәзер экспертиза һәлак булучының үлем сәбәпләрен билгели. Шулай ук, тикшерүчеләргә янгынның сәбәбен дә ачыкларга кирәк булачак.
Фото: Башньюс сайтыннан.