+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 апрель 2021, 14:10

Гыйбадәтханәләрдә Пасха эпидемиологик таләпләрне үтәп узачак

2 майда Башкортстанның православие дине тарафдарлары, Русиядә һәм бөтен дөньядагы диндәшләре белән беррәттән, иң төп христиан бәйрәмнәренең берсе - Пасханы билгеләп үтәчәк.

2 майда Башкортстанның православие дине тарафдарлары, Русиядә һәм бөтен дөньядагы диндәшләре белән беррәттән, иң төп христиан бәйрәмнәренең берсе - Пасханы билгеләп үтәчәк.
Диннең бу тарафдарлары өчен ул - Иисус Христосның күккә ашуы, яшәүнең үлемне беренче җиңүе.
Республика храмнарында беренче бәйрәм гыйбадәтләре 1 майда 23 сәгать 30 минутта башлана, дип хәбәр иттеләр Уфа епархиясендә. Төн уртасында традиция буенча апостоллар һәм тынычлык яратучы хатыннарның йөрешен символлаштыручы тәре йөреше узачак. Гыйбадәт иртән дәвам итәчәк. 2 майда Кафедраль соборга һәм башка гыйбадәтханәләргә Гроб Господня чиркәвендә кабынган изге ут китереләчәк.
Быел пандемия белән бәйле рәвештә гыйбадәтханәләрдә барлык Пасха гыйбадәтләре "Роспотребнадзор"ның эпидемиология таләпләре нигезендә узачак. Гыйбадәткә килүче кешеләр социаль дистанцияне үтәргә һәм битлекләрдә булырга тиеш.
"Узган елда коронавирус аркасында без Пасхада ялгыз гына дога кылдык, мәхәллә кешеләренә гыйбадәтханәгә килергә рөхсәт ителмәде. Быел кешеләр храмнарга килү мөмкинлегенә ия, - дип сөйләде Евгений атакай. - Ләкин гыйбадәтханәгә килгәндә саклык чаралары турында онытмыйбыз. Битлек тә мәҗбүри, дистанция дә. Барлык таләпләрне үтибез".
Фото: "Башинформ".
Читайте нас