Башкортстанда 2021 елның гыйнвар-март айларында үлүчеләр саны, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 21,3 процентка арткан.
Бу хакта "Росстат" хәбәр итә. Ведомство мәгълүматлары буенча, агымдагы елның беренче өч аенда республикада 15 031 кеше үлгән (+2640). Шул ук вакытта 9785 бала туган (-4).
Халыкның табигый кимүе 5246 кеше тәшкил иткән.
Башкортстанда сабыйлар үлеме санының артуы да күзәтелә (23 %ка): 2021 елның гыйнвар-март айларында бер яшькә кадәр 68 бала үлгән. (2020 елның шул ук чорында 55 бала).
Үлем статистикасында коронавирус та үз урынын тапкан. Агымдагы ел башыннан март аена кадәр ковид авырулы 785 пациент үлгән, якынча 280 кеше генә инфекциядән үлгән. Калганнары үлеменә COVID-19 сәбәпче түгел.
Төбәк оперштабы мәгълүматлары буенча, коронавирустан үлүчеләр саны 2021 елның һәр ае саен арта бара: гыйнвар аенда – 63, февраль аенда – 93, март аенда 124 кеше инфекция корбаны булган.