Авыргазы районында республика Хөкүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов якташларына 200 данәдән артык янгын хәбәрчесе бүләк итте.
Алар "Атайсал" порталындагы «Һәр йортка янгын хәбәрчесе» проектын тормышка ашыру кысаларында авылдашларына тапшырылды. Янгын хәбәрчеләре хәзер Мостафа авылының һәр йортында, ягъни 180 йортта барлыкка киләчәк.
Тагын 30га якын шундый хәбәр җиткерүче - Яңа Мостафада һәм өчесе Сабанчы авылында урнаштырылачак.
"Атайсал" проектының максаты - үз-үзеңне һәм туганнарын яклау, янгыннардан мөмкин булган зыянны киметү.
Экспертлар билгеләп үткәнчә, янгын корбаннарының саны йортларны һәм фатирларны янгын хәбәрчеләре белән тәэмин итүгә турыдан-туры бәйле. Бу күрсәткеч югарырак булган районнарда кешеләр үлеме белән янгыннар сирәгрәк була.
Мәсәлән, соңгы дүрт елда Башкортстанда янгын хәбәрчеләре ярдәмендә 500 кешене коткарып кала алганнар. Аларның 221е - балалаор, дип хәбәр ителә "Атайсал" порталында.