+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 Май 2021, 14:31

Урман фондына авиапатруль үтә

Табигать янгыннары килеп чыгу куркынычы югары булу сәбәпле, Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы урман фонды җирләрендә янгын чыганакларын оператив ачыклау өчен урманнарда авиация ярдәмендә патруль үткәрә.

Табигать янгыннары килеп чыгу куркынычы югары булу сәбәпле, Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы урман фонды җирләрендә янгын чыганакларын оператив ачыклау өчен урманнарда авиация ярдәмендә патруль үткәрә.

Эшне урман хуҗалыгы карамагындагы махсус учреждение «Башкортстанның урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү үзәге» оешмасы тарафыннан расланган маршрутлар буенча оештыра. Авиапатруль нәтиҗәсендә 4,1 миллион гектар мәйданда урман фонды территориясен мониторинглау тәэмин ителә, территорияләрнең төп өлеше республиканың тау-урман өлешендә урнашкан.

- Авиация разведкасы вакытында гамәлдәге урман янгыннары оператив рәвештә ачыклана, аларның параметрлары һәм таралу юнәлеше билгеләнә, урман янгыннарын сүндерү өчен көч һәм чараларны координацияләү тәэмин ителә. Моннан тыш, урман янгыннарын ачыклау белән бергә, авиация патрульлегендә башка категория җирләрдә барлыкка килгән табигый янгыннар да ачыклана, - диде Урман янгыннары үзәге җитәкчесе Айрат Йосыпов. - Алынган белешмәләр очучы-күзәтүче тарафыннан Урман хуҗалыгы министрлыгының төбәк диспетчерлык хезмәтенә һәм республика районнарының бердәм юл-патруль хезмәтенә җибәрелә, шул рәвешле янгыннарның торак пунктларга һәм урман фонды җирләренә күчүе туктатыла.

Айрат Йосыпов билгеләп үткәнчә, бүген, 5 майда, Уфа - Белорет - Учалы - Әүҗән - Бөрҗән - Баймак - Зилаер - Акъяр - Уфа маршруты буенча авиапатруль үткәрелде, авиация разведкасы барышында Баймак урманчылыгында бер урман янгыны ачыкланган.

Фото: Урман хуҗалыгы министрлыгы
Читайте нас