+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 Май 2021, 14:25

Үзәктә - янгын хәвефсезлеге!

5 майда Хөкүмәт йортында Башкортстан Башлыгы кушуы буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча республика комиссиясе утырышы булды. Утырышны Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов үткәрде.

5 майда Хөкүмәт йортында Башкортстан Башлыгы кушуы буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча республика комиссиясе утырышы булды. Утырышны Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов үткәрде.

Утырыш кысаларында район һәм шәһәр хакимиятләре башлыклары май бәйрәмнәрендә һәм ял көннәрендә булган янгыннарны һәм һәлакәтләрне анализлау буенча видеоконференция режимында тыңланылды. Район башлыкларына янгыннарның һәм аларның нәтиҗәләрен минимальләштерү буенча бурычлар куелды. Утырыш нәтиҗәләре буенча янгыннар, табигый янгыннар һәм һәлакәтләр хәвефен минимальләштерү буенча өстәмә чаралар эшләнде. Шулай ук муниципаль берәмлекләр башлыкларына табигый янгынның һәм кипкән үлән яндыруның һәр очрагын шәхси контрольгә алырга кушылды.

Исегезгә төшерәбез, бөтен республика территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булуын дәвам итә.
Янгыннарның төп сәбәпләре - халыкның ут белән саксыз эш итүе һәм утның башка категория җирләреннән күчүе. Янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, янгын хәвефе сезоны башланганнан алып республикада 45 урман янгыны теркәлгән. Бүгенгә гамәлдә булган янгыннардан: Белорет урманчылыгында 49.5 гектар мәйданда янгын локальләштерелгән. 3 янгын гамәлдә: Учалы урманчылыгы территориясендә - 1 гектар мәйданда; Баймак урманчылыгы территориясендә 0.5 гектар мәйданда.
Балакатай урманчылыгы территориясендә 0,1 гектар мәйданда янгын локальләштерелгән. Урман хуҗалыгы министрлыгының янгын сүндерүчеләре урман янгыннарын бетерү буенча барлык чараларны күрә. Бүген, 5 майда, урман фондын оператив разведкалау һәм табигый янгынның яңа чыганакларын ачыклау өчен авиапатрульләү башкарылган. Авиация ярдәмендә Баймак урманчылыгында янгын ачыкланган.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас