“Инцидент” системасына язганнан соң инвалид коляскасына бәйле проблема өч көндә хәл ителгән.
Көн саен Башкортстанның Республика белән идарә итү үзәге йөзләрчә үтенеч кабул итә. Мәсәлән, 19-25 апрельдә анда 1596 мөрәҗәгать эшкәртелгән. Иң популяр темалар арасында: торак-коммуналь хуҗалык; төзекләндерү; юллар; җәмәгать транспорты; социаль хезмәт күрсәтү. Билгеле булуынча, “Инцидент-менеджмент” системасы — әлеге үзәкнең бер өлеше. Узган атнада килгән мөрәҗәгатьләрнең 1394е — шушы система аша, 202се кире элемтә платформасы аша үткән.
Менә “Инцидент” теркәгән мөрәҗәгатьләрнең берничәсе. Ишембай районының Петровское авылыннан Ольга Сергеевна өченче атна су юклыкка зарлана һәм проблеманы хәл итүне үтенә.
“Петровское авылындагы 4 күпфатирлы йортта 60 ел элек куелган иске су тәэминаты системасы сафтан чыккан. Өстәвенә, насос ватылган. Ремонт эшләре вакытында 350 метр суүткәргеч торба алыштырылган, яңа насос урнаштырылган. 19 апрельдә фатирларга су килде. Сабырлыгыгыз һәм аңлавыгыз өчен рәхмәт белдерәбез”, — дигән җавап килгән Ишембай районы хакимияте башлыгы Азат Абдрахмановтан.
Яңавыл шәһәреннән Ирина Шаригина урамда ут юклыкка зарланган.
“Мин йорт салып кердем, шунда яшим. Урамда ут юк. Ә йортлар төзелә дә башламаган урамнарда ут яна. Моны ничек аңларга?” — дигән сорау куйган ул.
“Сезнең гаиләгез генә яшәгән “Тихий” урамында, чыннан да, урам утлары юк әле. Бу мәсьәлә буенча без “Яңавыл электр челтәрләре” предприятиесе җитәкчелеге белән элемтәгә кердек. Алар 1 июньнән дә соңга калмыйча яктырткычны техник урнаштыруны планлаштырган”, — дип җаваплаган Яңавыл районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге җитәкчесе Лидия Галимова.
Берничә көннән соң килгән икенче җавапта: “Яңавыл электр челтәрләре” предприятиесе хезмәткәрләре сезнең мөрәҗәгатегезне вакытыннан алда башкарып чыкты: бүген, 19 апрельдә, “Тихий” урамында яктырткычлар урнаштырылды”, — дигән юллар бар.
“Минем әтием — II группа инвалиды, ул коляскада гына утырып тора. Аңа дигән колясканы безгә берничә ай инде алып килә алмыйлар. Ай саен вәгъдәләр генә яңгырый... Стәрлетамактан Әлшәй районына кадәр шулкадәр юл озын микәнни? Барысы да нәрсәдер көтәме? Ә без аңа бик мохтаҗ...” — дип язган Эльмира Нургалиева республика Башлыгының социаль челтәрдәге битенә.
Бу мөрәҗәгать әлеге биттә 11 апрельдә пәйда булган. 15 апрельдә Русия Социаль страховкалау фондының Башкортстан буенча төбәк бүлеге җитәкчесе Марат Латыйповтан түбәндәге җавап килгән:
“2021 елның 15 апрелендә әтиегез яшәгән адрес буенча кул белән эшләтә торган кресло-коляскалар китерелде (бүлмәдә һәм урамда йөрү өчен). Аларны алганны әтиегез телефон буенча сөйләшүдә раслады”.