Бүген Кырмыскалы районының Кәчүән авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташ-яугирләр истәлегенә һәйкәл ачу һәм авылның 100 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары узды.
Кәчүән авылында Бөек Җиңүнең 76 еллыгын лаеклы каршылау һәм шушы авылдан сугышка киткән 60тан артык яугирнең (аларның яртысы яу кырында һәлак булган) исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан авыл халкы башлангычы белән күркәм һәйкәл барлыкка килде.
Бу изге башлангыч белән шушы авылда туып-үскән ир-егетләр - Айрат Ярмөхәммәтов, Айрат Касыймов, Рөстәм Маннанов чыга. Аларның идеясен авылдашлары да, Кырмыскалы авыл биләмәсе хакимияте дә хуплап кабул итә. Һәм менә ике ел дигәндә авылда зур бәйрәм - һәйкәл ачу тантанасы бүген авылда яшәүчеләрне генә түгел, республикабызның төрле төбәкләрендә сибелеп гомер итүчеләр дә бергә җыйды.
Рөстәм Маннанов билгеләвенчә, бу идея белән аңа авылдшы Айрат Касыймов мөрәҗәгать иткән. Алар сөйләшеп-киңәшләшкәннән соң аны авылдашларына да җиткерә. Шулай, авылда һәм читтә яшәүчеләр бергә җыелышып, бу изге эшне һичшиксез тормышка ашырырга кирәк, дигән фикергә киләләр һәм үзләре акча җыеп, эшне башлап җибәрәләр.
Авыл биләмәсе башлыгы Айрат Ходайдатов та барлык яклап ярдәм күрсәтеп тора: төзелеш материаллары, техника булсынмы – бернинди тоткарлыклар булмый. Исемлек төзүдә авылның өлкән буыны зур ярдәм күрсәтә. Һәр өй буйлап йөреп, мәгълүмат җыялар һәм аларны туган якны өйрәнүче Резида Әхтәмовага тапшыралар. Ул исә, архивларда казынып, аларның дөреслеген тикшерә һәм өстәмә мәгълүмат белән дә баета. Әйткәндәй, Бөек Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан гына Резида Шамил кызының яңа китабы дөнья күрде – анда Кырмыскалы авыл биләмәсе буенча сугышка китеп һәлак булган һәм исән-имин әйләнеп кайткан 1400 яугир турында мәгълүмат тупланган, шулар арасында кәчүәнлеләр дә бар.
Әлбәттә, шатлыклы күз яшьләре аша килгән Җиңү бәйрәмнәре ел саен дулкынландыргыч үтә. Әлеге чарада да илебез азатлыгы өчен гомерләрен аямый сугышкан һәм башларын салган авылдашларын исемләп искә алганда беркем дә күз яшьләрен тыя алмады. Бер гаиләдән 3-4 кеше – әтиләре белән уллары, фронтка китеп, кире әйләнеп кайтмаганнар. Аларны авылдашлары бер минут тынлык белән искә алды һәм яңа һәйкәлгә бер-бер артлы чәчәкләр салды.
Чарада хатирәләр белән уртаклашу, активистларны тәбрикләү концерт номерлары белән үрелеп барды. Ә соңыннан авылдашлар һәм кунаклар чәй өстәле артында Ярмөхәммәтовлар, Касыймовлар гаиләләре тарафыннан әзерләнгән тәм-томнар һәм солдат боткасы белән сыйланды.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.