Благовар районы үзәге Языково авылында Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган чаралар киң колач белән үтте, ил азатлыгы өчен башын салган яугирләрнең батырлыгы мәңгелек икәнлеге янә бер кат исбатланды.
Быелгы бәйрәм чорына төбәктә Бөек Ватан сугышында катнашкан 5 кенә яугирнең исән-имин булуы ачыкланды. Алар арасында иң өлкән ветеран Нәбиәхмәт Авзал улы Әхмәтдиновка - 96 яшь, ул Ахун авылында яши. Батырларның күбесе бәйрәм чараларында катнаша алмаса да, аларның берсе дә онытылмады. Башкача мөмкин дә түгел, онытырга хакыбыз юк.
Районның Хәрби Дан мемориаль комплексында үткән тантаналы чараларда, “Җиңүче солдат” һәйкәленә чәчкәләр салуда бәйрәмгә килгән яше-карты катнашты. Театрлаштырылган тамашада сугыш чоры матур һәм фәһемле бизәкләр белән яктыртылды. Патриотик җырлар якташ яугирләр турында күңелләрдәге истәлекләрне янә бер кат яңартты.
Бәйрәмнең тематикасы киң булды, анда хәрби хезмәткә алынучы егетләр хөрмәтенә җырлар яңгырады, истәлекккә бүләкләр тапшырылды.
Көннең матур килүе дә бәйрәмнең ямен күтәреп, ил батырларына ихтирамны көчәйтте.
Фото: Фәнүр Гыйльманов.