+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 Май 2021, 18:55

Уфада Җиңү көне матур салют белән тәмамланды

Уфада В. И. Ленин исемендәге һәм «Мотор төзүчеләр» Мәдәният сарае каршындагы мәйданнарда узган кичке матур салют Җиңү Көненең кульминациясе булды.

Уфада В. И. Ленин исемендәге һәм «Мотор төзүчеләр» Мәдәният сарае каршындагы мәйданнарда узган кичке матур салют Җиңү Көненең кульминациясе булды.

9 майда Башкортстан башкаласында 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү кысаларында бик күп чаралар узды.

Уфада В. И. Ленин исемендәге һәм «Мотор төзүчеләр» Мәдәният сарае каршындагы мәйданнарда узган кичке матур салют Җиңү Көненең кульминациясе булды. Ике мәйданчыкта 200 метр биеклеккә 850 залп атылды. Фейерверкларның дәвамлылыгы якынча алты минут тәшкил итте.

Салют шулай ук Уфа шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирүгә багышланган иде. Мәгълүм булуынча, Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин узган елның 2 июлендә тиешле указга кул куйды.

Фото: ufacity.info сайтыннан.
Читайте нас