Алар һавада шартлаган самолеттан төшеп... исән калган.
Чиксез һава киңлекләре дә җирдәге юлларны хәтерләтә. Самолетлар гади кеше күзенә күренмәгән үз юлы белән оча. Кызганычка каршы, никадәр генә чиксез күренсә дә, галәм киңлекләрендә дә техник һаләкәтләр еш була. Фаҗигале хәлләргә җирдән идарә итүчеләр дә гаепле, еш кына табигать казалары да сәбәпче.
Түбәндәге язмада һавада очкан самолетларның ниндидер сәбәпләр белән һаләкәткә таруы һәм шушы хәлдән соң, тимер кисәкләре белән бергә җиргә төшеп исән калган кешеләр язмышы турында бәян ителә.
Очкычы белән янәшә...
Гермоген Волосников “Ил-2” самолеты укчысы булып хезмәт итә. 1944 елның декабрендә ике самолет Варшава тирәсендә разведка очышы вакытында дошман очкычлары һөҗүменә тарый. Волосников аларның икесен юк итә, әмма үзенең самолеты да каты “яралана”. Командирның: “Парашют белән сикерергә!” — дигән әмере яңгырагач, ул самолеттан сикерә. Гермоген, болай да үлем белән котылгысыз “очрашачагын” тойган хәлдә, парашют бавының самолеттагы пулеметка эләгеп калуын күрә. Шартлаудан менә-менә урталайга өзелергә торган самолет, идарә итү юнәлешенә буйсынмыйча, җиргә якынлашуын дәвам итә. Гермоген бар көчен җыеп, бавын өзә. Ләкин, аның инде исән калу шансы аз була. Җиргә якын булу ертылып беткән парашютның иркенләп ачылуына комачаулый. Строплары бутала. Берничә секунд үтүгә самолет җиргә бәрелеп кадала. Көчле шартлау яңгырый. Шартлау дулкыны зур тизлек белән җиргә якынлашучы очучыга килеп җитә һәм аның очу тизлеген берникадәр киметә. Батыр очучының бу фаҗигадә тубык сөяге сына, әмма ул исән кала һәм “Батырлык өчен” медаленә лаек була. Әлеге вакыйга турында 1945 елда “Правда” гәзите язып чыга.
10 километр биеклектән..
Бу хәл 1972 елның 26 гыйнварында була. Югославия һава линиясендә якын арага очучы самолетта стюардесса урынына ялгыш стажировка үтүче яшь кенә Веснаны рейска озаталар. Хәзерге Чехия һәм Германия чигендә, 10 мең 160 метр биеклектә самолетта бомба шартлый. Аны, соңыннан ачыклануынча, “Усташи” дип аталган хорват террорчылары оешмасы куйган була. Фаҗигадә 27 пассажир һәм экипаж әгъзасы якты дөнья белән хушлаша. Һавадагы хәлне урындагы яшәүчеләр күрә һәм самолет шартлаудан таралган кисәкләр “яңгыры”ннан кача башлый. Бераздан, кешеләр шул тимер кисәкләре арасында биектән төшеп исән калучы бердәнбер кешене табалар.
Акылга сыймаслык хәл: Весна Вулович 10 километр биеклектә самолет шартлаганнан соң исән калган һәм җиргә төшкән. Стюардесса кыз нык имгәнгән була. Күпсанлы сөякләре сыну, паралич... Ул ел ярым дәваханәләрдә ята, авыр реабилитация үтә. Дәваханәдә аңына килү белән беренче үтенече итеп тартырга сигарет сорый.
Дәвалау курсларын үткәннән соң, кабат үзе эшләп киткән авиакомпаниягә урнаша. Ләкин 2016 елда билгесез шартларда вафат була. Шунысы да мәгълүм: Весна шартлаудан соң ук аңын югалткан һәм дәваханәгә эләккәнгә кадәр бернәрсә дә хәтерләмәгән.
Йомшак кар коткарган
1942 елның 25 гыйнварында штурманы Иван Чиссов булган “ДБ-3ф” бомбардировщигы немец “мессер”лары белән һава һөҗүменнән соң, кара төтен калдырып, җиргә төшә башлый. Командир боерыгы буенча ул 7 километр биеклектән парашют белән сикерә. Әмма аның парашюты ачылмый. Һава сугышын җирдән күзәтүче кавалеристлар ут ялкыныннан сикереп котылган, әмма җиргә төшкәндә җаны сүрелгән очучыны тиз таба. Бәхеткә “үлгән” герой исән булуын белдереп, күзләрен ачарга тырыша....
Иванның текә ярның калын кар белән тулган йомшак “упкын”ына төшүе генә аның гомерен саклый. Ул озак вакыт тылда дәвалана. Һава герое савыгып, кабат бомбардировка авиациясенә кайтырга уйлый, әмма аңа рөхсәт итмиләр.
1986 елда Иван Михайлович дөнья куя. Шунысы кызыклы факт, табибларның әтисен ничек дәвалауларына соклануы, Иванның улы Валерийга һөнәр сайлауда ярдәм итә. Ул медик була. Еллар үтү белән Русиянең баш онкологы вазыйфасын башкара.
Джунглида — ун көн!
1971 елның 24 декабре, көндезге 12 сәгать. LANSA авиакомпаниясенә караган самолет Перуның башкаласы Лимага якынлаша. Экипаж самолетны ниндидер билгесез сәбәп белән көчле яшен фронтына таба юнәлтә. Берничә минут эчендә һаваны гына түгел, салонны да тоташ караңгылык биләп ала. Көчле шартлау яңгырый һәм тулы бакка башта ут каба, бераздан тагын куркыныч шартлау ишетелә. Самолетның уң канаты сынып төшә һәм пассажирларның исән калу шансы юкка чыга. Өч мең метр биеклектәге самолет салондагы 92 пассажирны, экипажны һәм шартлаудан соң кисәкләргә бүленгән металл сыныкларын тирә-якка сибеп, джунгли арасына килеп төшә.
Юлиана Маргарет Кёпке икенче көнне генә аңына килә. Аның умрау сөяге сынган була, сул аягы һәм уң як кулбашы каты җәрәхәтләнә. Әмма ул исән! Самолет сыныклары арасыннан тапкан бер кәнфитне каба да, исән калучыларны эзләп джунглига юнәлә. Шул халәттә Юлиана тугыз көн буе чишмә һәм елгалар буйлап йөри. Бер самолетта очып, фаҗигадә һәлак булган кешеләрнең мәетләреннән башка бернәрсә дә очрамый аңа. Бу вакытта мәтәлеп төшкән самолетны моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәдәге эзләү чаралары оештырылган була. Әмма исән калган кызны беркем дә күрми.
Тропик яңгырлар яуганда, һәрдаим янәшәдә ерткычлар сагалап торганда аның ничек ял итүе, туклануы һаман да соклану уята. Фаҗигадән соң унынчы көнне ул, ниһаять, балыкчылар яшәгән куышка тап була һәм шулай исән кала.
Коткаручылар бары тик Юлиана күрсәтмәләре буенча гына һәлакәткә тарыган самолетны таба ала. Соңыннан ачыклануынча, һавадан килеп төшкән пассажирлар арасыннан Юлианадан башка тагын 14 кеше исән калган була, ләкин, вакытында ашыгыч ярдәм күрсәтелмәү аркасында, төрле яралардан аларның барысы да үлә. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, биектән килеп төшкән самолетның чагыштырмача азрак зыян күрүендә джунглиның калын үсемлекләр белән каплануы мөһим роль уйнаган. Гаҗәп хәл, исән калучы Юлиананы да балачагында әтисе — орнитолог джунглиларда исән калу серләренә өйрәткән, күнекмәләр аша әзерләгән булган.
Яшәү бәясе — 75 сум
Студент Лариса Савицкая һавада “Ан-24” самолетының шартлаудан соң аерылган фюзеляж кисәкләрендәге креслосына утырган хәлдә... җиргә таба оча. Янәшәсендә ире инде үлгән була. Берничә секунд элек кенә аларның самолеты, “Ту-16” бомбардировщигына бәрелә.
Бу вакыйга 1981 елның 24 августында теркәлә. Амур өлкәсендәге һава һәлакәтендә 37 кешенең гомере өзелә.
Эссе көн. Һава температурасы 31 градус. Самолетлар биш мең метр биеклектә бәрелешә. Аның ватыклары “кургаш яңгыры” булып каен урманлыгына ява. Шундый коточкыч һәлакәттә Ларисаның креслода утырган килеш зур тизлек белән җиргә очып төшүе һәм исән калуы кеше ышанмаслык хәл! Аннары ул, бар көчен җыеп, ике көн буе самолет ватыклары яныннан китә алмыйча утыра. Ярдәм итүчеләр килеренә өметләнә. Ә һавадагы эзләүчеләр төркеме җирдә кулын болгап торган Ларисаны күрсә дә, аның исән калган самолет пассажиры булуына ышанмыйлар, урындагы геологлар дип уйлыйлар. Берничә көннән генә табалар аны. Бик нык җәрәхәтләнүе, сөякләре сынуы ачыклана. Исән калган тешләре дә булмый.
Кызганычка каршы, шушы коточкыч фаҗига газапларыннан соң да аңа инвалидлык бирелми. Катлаулы бюрократия каршылыкларын җиңү авыр була.
Гомумән, бу фаҗига турында халыкка бөтенләй хәбәр ителми. “Яшерен хәл” мөһере сугыла. Ә Лариса Владимированың “авызы”... 75 сум компенсация белән ябыла. Чагыштыру өчен: ул вакытта чит илдән кайтарылган хатын-кыз итеге уртача — 120 сум, ә джинсы чалбарлар 150 сум тора иде. Соңыннан, Лариса әлеге фаҗигадән соң аңа исән калырга бер ел элек караган фильм ярдәм итүе турында сөйләгән. “Чудеса еще случаются” фильмы герое да авиаһәлакәттән соң исән калучы бердәнбер кыз була. Һәм кино героеның язмышы, өмете сүнгәндә дә үзендә көрәшергә көч табуы Лариса өчен мәңгелек үрнәк була.
Олег Төхвәтуллин әзерләде.