+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 Май 2021, 17:50

Радий Хәбиров Донбасс халкын тәбрикләде

Бүген Донецк шәһәрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика делегациясе белән бергә Донецк Халык Республикасы көненә багышланган тантаналы җыелышта катнашты.

Бүген Донецк шәһәрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика делегациясе белән бергә Донецк Халык Республикасы көненә багышланган тантаналы җыелышта катнашты.
— Өченче көн ата-бабалары фашистларны тар-мар иткән һәркем Җиңү көнен каршы алды. Бу - безнең уртак изге бәйрәмебез. Мин чын күңелдән безнең барлык халыкларны котлыйм, — диде Радий Хәбиров. – Бөек Ватан сугышы елларында монда, Донбасста, Дебальцово шәһәре янында, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе фашистларга каршы батырларча көрәште. Аның 78 сугышчысы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Узган ел Владимир Владимирович Путин Указы белән легендар якташыбыз, 112нче Башкавдивизия командиры Миңнегали Шәйморатов Русия Герое исеменә лаек булды. Генерал соңгы көрәшен Луганщинада кабул итте, анда Шәйморатовның һәм аның дәһшәтле сугышчыларының җәсәдләре ята. Иртәгә без барлык русиялеләр исеменнән аларның туфрагына баш иябез. Һәммәсенә тынычлык һәм чәчәк ату телим!
Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә эчтәлекле пост та урнаштырган.
“Бүген Башкортстан делегациясе тугандаш Донбасста эшли. Рухи яктан якын кешеләрне Луганск Халык Республикасы һәм Донецк Халык Республикасы оешуының җиде еллыгы белән котларга килдек”, — дип язган ул.
Бу хакта укыгыз: vk.com/wall413272232_619219
Республика Башлыгының соцаль челтәрдәге битендә Донбасста һәлак булган балалар истәлегенә багышланган Фәрештәләр аллеясе янындагы фотосын да күрергә була.

Фото: glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/141509.html
Читайте нас