+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 Май 2021, 13:30

"Башкорт колумбайнеры"ның язмышы ничек?

Ике ел элек Стәрлетамак мәктәбендә дә Казандагы фаҗигагә охшаш хәл булган иде.

Ике ел элек Стәрлетамак мәктәбендә дә Казандагы фаҗигагә охшаш хәл булган иде.
Казандагы фаҗига бөтен илне тетрәндерде. 19 яшьлек егетне мондый адымга нәрсә этәргәнлеге билгесез.
Ике ел ярым элек Башкортстанда шуңа охшаш вакыйга булды. Аның фигуранты бүген ничек яши соң? Сүз шул хакта.
2018 елда аны киңкүләм мәгълүмат чаралары "башкорт колумбайнеры" дип атады. Ул әле дә республиканың психиатрия дәваханәсендә дәвалану уза. Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 18 апрелендә Стәрлетамакта сыйныфташларының эзәрлекләүләре аркасында коррекция мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы кулдан ясалган шартлаткыч белән белем бирү учреждениесенә килде, аны яндырырга тырышты һәм үзенең сыйныфташларын үтерергә маташты.
"Башкорт колумбайнеры" озак еллар үз-үзен мыскыл итүгә түзеп яшәгән. Гаиләдә бу мәсьәләне хәл итәргә тырышканнар: баланы икенче мәктәпкә күчергәннәр, әмма анда да аны мыскыл итүләр дәвам иткән. Биредә дә тугызынчы сыйныф укучысы элекке сыйныфташлары белән генә аралаша. Һәм нәкъ менә аларга ул һөҗүм әзерләве турында язган да инде. Тегеләре бу мәгълүматны мәктәп педагогларына тапшырган, тик бу "сигнал"ны беркем дә җитди кабул итмәгән.
Малайны начар ишеткәне өчен мыскыл иткәннәр. Тугызынчы сыйныф укучысы тыныч, хәлле гаиләдә үскән: әтисе вахта белән Себердә эшләгән, улына акча кызганмаган.
Өйдә соңгы модельле гаджетлар булган. Бала күп вакытын Интернетта үткәргән. Нәкъ шунда "үз намусын һәм абруен саклаган" Америка мәктәп укучылары турындагы сюжетларны күрә дә инде ул. Атап әйткәндә, "Колумбайн" мәктәбенең өлкән сыйныфларының ике укучысы Эрик Харрис һәм Дилан Клиболдның планлаштырылган һөҗүме турында мәгълүмат туплый ул.
Исегезгә төшерәбез, 1999 елның 20 апрелендә алар, корал һәм кулдан ясалган бомба белән мәктәпкә килеп, 13 кешене үтерде, 23 кешене яралады, шуннан соң үз-үзләрен үтерделәр.
Ул вакытта Стәрлетамакның тугызынчы сыйныф укучысы да шушы адым турында уйлана. Тәүдә "Молотов коктейле"н мәктәпкә алып килә, әмма ул аны ача алмый, янучан сыеклык шешәдән агып чыга. Ул вакытта аның белән психологлар, полиция хезмәткәрләре һәм терапевтлар эшләде. Егет ахыр чиктә, барысын да аңладым һәм башка алай булмаячак, дип белдерде. Бу хәл 2016 елда булды. Ә ике елдан соң ул үз идеясенә янә кайтты.
Соңрак егет кулдан ничек бомба ясарга, аны мәктәпкә ничек алып керергә һәм ничек күбрәк кеше үтерергә икәнен өйрәнгәнлеген әйтә.
Сыйныфта егет пычак белән аңа барысыннан да якынрак утырган кызга кадый. Егет нишләгәнен төгәл аңлый - медиклар кызның тәнендә алты ачык яра таба. Табиблар кызның гомере өчен озак көрәште, нәтиҗәдә, ул исән калды.
Бу вакытта укытучының дөрес юл сайлавы балаларның гомерен саклап калырга ярдәм итте. Ул барлык укучыларны подсобкага куып керткән, ә үзе һөҗүмчегә ташланган.
- Егетләр сыйныфташларын тынычландырырга тырышты, ләкин ул аларның сүзләренә игътибар итмәде, ә бер егеткә хәтта пычак белән ташланды. Соңрак ул информатика кабинетында җиңел янып китә торган сыеклык түкте, - дип сөйләде соңрак бу хәлнең шаһитлары.
Информатика укытучысы Екатерина әлегә кадәр шушы мәктәптә эшли. Аны Шәйморатов ордены белән бүләкләделәр.
Арытаба үсмер шушы түккән сыеклыкка ут төртә. Бер укучы, янудан куркып, тәрәзәдән сикергән. Ул аяк һәм умыртка сөяге җәрәхәтләре алган. Һөҗүм итүче, ут эчендә булучыларны юк итәргә тырышып, информатика кабинетының ишеген ябарга маташып караган. Ләкин икенче яктан ишекне укытучы тотып торган. Шуннан соң егет пычагын ыргытып, кабинеттан чыгып йөгерә.
Егетне тоткарлыйлар һәм күпсанлы экспертизаларга җибәрәләр. Нәтиҗәләр буенча экспертлар анда вакытлыча психик тайпылыш булуын таный. Белгечләр мәгълүматлары буенча, бу аны җинаять кылганда үз гамәлләренең иҗтимагый куркынычын аңлау һәм алар белән җитәкчелек итү сәләтеннән мәхрүм иткән.
Әгәр комиссия аны сәламәт дип тапса, ул иреккә чыга ала.
Фото: ufa1.ru
Читайте нас