+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 Май 2021, 05:50

Өч атна эзлиләр...

51 яшьлек Алик Әсләмовның туганнары чаң суга.

51 яшьлек Алик Әсләмовның туганнары чаң суга.

Башкортстанның Балакатай районы Ургалы авылында 51 яшьлек Алик Әсләмов хәбәрсез югалган. Ир якыннары белән элемтәгә 22 апрельдән чыкмаган. Әлеге вакытта аның кайда булуын беркем дә белми. Ирне аның туганнары белән бергә волонтерлар эзли.

Ирнең билгеләре: уртача гәүдәле, буе - якынча 170 сантиметр, күзләре кара-яшел, чәче кара. Югалган көнне ир яшел төстәге камуфляж чалбары, кара куртка, кара футболка һәм ботинкалар кигән булган.

Әгәр сез Аликның кайда булуы турында нидер беләсез икән, (800) 700 54 52 һәм 112 номерларына шалтыратыгыз!

Фото: Башньюс сайтыннан.
Читайте нас