2019 елда Башкортстан хатын-кызларга карата өйдә көч кулланылганнан соң үтерүләр саны буенча Русия төбәкләре рейтингының беренче урынына күтәрелде. Бу, бездә яшәүче хатын-кызларның күпләп җинаять кылуыннан да бигрәк, аларга гаиләдә көч кулланылуын күрсәтә.
Барлыгы илдә кеше үтергән өчен хөкем ителгән хатын-кызларның 79 проценты элегрәк өйдә физик көчләүгә дучар ителгән. Өйдәге көчләүләрдән ир белән хатын гына түгел, балалар да интегә. Кайбер сабыйлар туып та өлгермичә вафат була.
Февральдә Башкортстанда яшәүче хатын, полициягә барып, иренең аны кыйнавы турында сөйләгән. Нәтиҗәдә, йөкле хатын баласын да югалткан. Хокук сакчысы бу баланы соңрак бакчадан табып алган.
Ачыкланганча, ир, өйдәге уңайсыз шартларга риза булмыйча, хатынына кул күтәргән. Гауга барышында ир, сәнәк алып, хатынын куркытырга була. Ниндидер мизгелдә ул хатынының эченә сәнәк сабы белән суккан. Бу карындагы баланың гомере өзелүгә сәбәп булган.
Иргә карата үтерү һәм сәламәтлеккә авыр зыян китерү факты буенча җинаять эше ачылган. Шул ук вакытта, ул элек тә сәламәтлеккә уртача авырлыктагы зыян китергән өчен хөкем ителгән булган.