+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 Май 2021, 06:45

Өлкәннәр бәрелешкән, ә җәрәхәтләрне бала алган...

Уфада булган юл-транспорт һәлакәтендә 7 яшьлек бала җитди җәрәхәтләр алган.

Уфада булган юл-транспорт һәлакәтендә 7 яшьлек бала җитди җәрәхәтләр алган.

Кичә Башкортстан башкаласында "Skoda Yeti" һәм "Ford Fiesta" автомобильләре бәрелешкән. Бу хакта Уфаның ЮХХДИ бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авария Әхмәтов урамындагы 300нче торак йорт янында булган. Юл-транспорт һәлакәтендә 37 яшьлек "Skoda" шоферы гаепле булып чыккан. Ишегалдына борылыш ясаганда хәрәкәт итүче чит ил машинасына ул юл бирмәгән икән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "Ford Fiesta" автомобиленең 7 яшьлек пассажиры җитди җәрәхәт алган. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң аны өенә кайтарып җибәргәннәр. Авария факты буенча тикшерү үткәрелә.

Фото: Уфаның ЮХХДИ бүлеге матбугат хезмәте
Читайте нас