Баймакта «Үзгәрешләр җиле» иҗтимагый киңлекләр системасын модернизацияләү проектын гамәлгә ашыру кысаларында үзәк шәһәр мәйданын реконструкцияләүгә керештеләр.
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Баймак районына эш сәфәре кысаларында территорияне төзекләндерү барышы белән танышты.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда "Баймак. Үзгәрешләр җиле" проекты кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча IV Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләр арасына керде. Аны гамәлгә ашыру өчен 50 миллион сум күләмендә федераль грант бүленгән. Ул 2021-22 елларда Салават Юлаев исемендәге мәдәният һәм ял паркы һәм шәһәр мәйданын берләштереп, Баймак үзәген реконструкцияләүне күздә тота. Аларны уңайлы җәяүлеләр зонасы белән тоташтырачаклар. Биредә шулай ук милли орнаментлар кулланып, күргәзмә павильоннары һәм кече архитектура формалары барлыкка киләчәк.
Мәйданда инде монтажлау эшләре, инженерлык челтәрләрен үткәрү башланды. Реконструкция барышында биредә таш җәеләчәк, коры фонтан урнаштырылачак, амфитеатр төзекләндереләчәк, рекреацион зоналар булдырылачак һәм территорияне яшелләндерәчәкләр. Модернизацияләүне 2021 елның ноябрендә төгәлләргә планлаштыралар. Бу максатларга барлыгы 76 миллион сум акча тотылачак.
Республика Башлыгына шулай ук «Смарт Баймак» үзәген булдыру проектын тәкъдим иттеләр. Ул дүрт өстәмә белем бирү учреждениесен (Яшь техниклар станциясе, Яшь натуралистлар станциясе, Балалар иҗаты үзәге һәм балалар китапханәсе) эченә алачак, аларда 8 меңнән артык бала шөгыльләнә алачак.
Фото: башинформ