Фаҗигагә берничә көн үтте... Башка сыймаслык гамәл кылган егет күпләрнең уйларыннан чыкмыйдыр. Кешеләр төрле фаразлар кыла: нинди җәза бирелер? Гомерлек психиатрия дәваханәсеме, әллә гомерлек төрмәме? Төрмәнең кайсына озатырлар?..
Ә бит егетнең элекке фотосына карагыз әле, кешелек сыйфатлары да чагылган кебек тоела... Нинди сәбәпләр җанвар ясады икән үзен?..
Бер хезмәттәшем бу хакта сөйләшкәндә мондыйрак сүзләр әйтте: “Мин аны кызганам. Юлдан язган, адашкан бала ул... Инде дә гомерлек бәхетсезлек көтә үзен”. Ә сез бу хакта ниләр уйлыйсыз?
Күңелдә янә шигырь туды. Менә ул...
Исемнәрең шундый матур да бит -
Илгә наз китерер урынга
Кулларыңа нигә корал алдың?
Ник әйләндең, егет, җанварга?!
Сәбәпләрең нинди булды икән? -
Аңлап булмас кебек һич кенә...
Их, уянып китеп булса иде,
Күргән булып начар төш кенә!
Ни кызганыч, өндә шул бу мәхшәр -
Япь-яшь җаннар чынлап кыелган:
Казан мәктәбенең идәненә
Бала каны чынлап коелган...
Сәбәпләрне аңлау нәрсә бирер? -
Гомерләрне кире кайтармас,
Җан ярасын инде төзәтә алмас,
Ап-ак чәчләр кире караймас...