Узган ял көннәрендә Кырмыскалы районында "Яшел Башкортстан" акциясенең тагын бер этабы узды.
Бу юлы кырмыскалылылар Бозаяз белән Бүләкәй авыллары арасындагы зур булмаган урман территориясенә яшь агачлар утыртты. Биредә әле зур-зур имәннәр һәм башка төр агачлар үсә, аларның яше 90 елдан артык. Урманчылар, санитар чистарту нәтиҗәсендә карт агачларны кисеп, акрынлап урманны яңартып киләләр. Бу көнне дә “Яшел Башкортстан” һәм “Хәтер бакчасы” акцияләре чикләрендә дүрт меңнән артык яшь чыршы утыртылды.
Бу изге эштә район хакимияте вәкилләре һәм Уфа шәһәреннән килгән волонтерлар катнашты. Бер гектар биләмәдә чыршы үсентеләре урын алды. Көннәр эссе торуга карасамтан, урманда җир дымлы, шуңа үсентеләр тиз арада тамырланып китәр һәм берничә елдан биредә урман шаулап утырыр, дип ышанасы килә.
Май аенда “Яшел Башкортстан” һәм “Хәтер бакчасы” акцияләре чикләрендә әлеге биләмәдә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның истәлегенә 20 меңнән артык ылыслы агач утыртылды.
Фото: район хакимиятенең социаль челтәрдәге битеннән.