Бала юл аша тиешле булмаган урында чыгып барган.
Башкаланың Зорге урамында балигъ булмаган җәяүле катнашлыгында авария булган. Бу хакта төбәк буенча ЮХХДИның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичә,17 майда, берничә метр ераклыкта гына светофорлы җәяүлеләр кичүе булуына карамастан, 12 яшьлек кыз тиешле булмаган урыннан юл аша чыгып барган.
Уфаның ЮХХДИ бүлеге мәгълүматлары буенча, “Тойота Камри”ның 39 яшьлек шоферы кызның кинәт юлга килеп чыгуын күрми кала һәм аны бәрдерә. Баланы дәваханәгә китерәләр һәм, ярдәм күрсәткәннән соң, өенә озаталар.
Тиздән җәйге каникуллар башлана. Җәйге вакытта балалар катнашлыгында аварияләр саны да арта. Шуңа да юл кагыйдәләрен тагын бер кабат исләренә төшерү, аңлату, искәртү зыян итмәс. Әти-әниләр, балаларыгызга карата игътибарлы булыгыз!