Дүртөйле районының Венеция авылы янында тарихка кереп калыр күркәм вакыйга теркәлде: биредә узган шимбәдә "Хәтер бакчасы" барлыкка килде.
Венеция авылы табигатьнең гүзәл бер почмагына урнашкан. Элегрәк аны язгы ташу вакытында су баса торган булган, атамасы да шул хакта сөйли.
Төз наратлар урманына сыенып утырган авыл янында майның 15ендә "Хәтер бакчасына" нигез салынды. Әлеге чара Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулу уңаеннан, бу дәһшәтле сугышта каһарманнарча һәлак булган солдатларыбызның, шулай ук дошманны җиңеп туган якларга әйләнеп кайткан ветераннарның батырлыгын мәңгеләштерү максатында оештырылды.
"Хәтер бакчасына" 5 мең чыршы үсентесе утыртылды. Шунысын да әйтергә кирәк: әлеге акция республикабызның төрле төбәкләрендә бара, Бу изге эштә катнашучылар планетабызны яшелләндерүгә дә зур өлеш кертә.
Дүртөйле уңганнары бу көнне "Хәтер бакчасына" нигез салу белән беррәттән, тирә-як мохитне чистартуга да вакыт тапты - зур юл буен чүп-чардан арындырды.
Чарада катнашучылар өчен кыр ашханәсендә тәмле ботка әзерләнде, урман үләннәре салып хуш исле чәй кайнатылды.
Фото: vk.com/yusupovrif