+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 Май 2021, 09:13

Сөйгәне ташлавыннан курыкты...

Күптән түгел 19 яшьлек кыз бакыйлыкка күчте...

1,5 миллион русияледә СПИД авыруы бар. Үткән ел ахырына аларның 388 меңе вафат булган.
Майның һәр өченче якшәмбесендә уздырылучы СПИДтан үлгәннәрне искә алу көнендә без ВИЧ-активистлардан тормыштан киткән дуслары һәм танышлары турында сөйләүләрен үтендек. Бүген бу чирдән терапия һәм медицина сервисы бар. Ни өчен русиялеләр СПИДтан үлүен дәвам итә соң?
Ачыкланганча, сәбәпләре бик күп. Әмма барыннан да ныграк алар якыннарының алардан баш тартуыннан, җәмгыятьтә "кирәкмәгән" кеше булудан курка.
Күптән түгел 19 яшьлек Наталья (исеме үзгәртеп алынды) әлеге авырудан вафат булган. Аны бу чир белән туганда әнисе зарарлаган. Кызны картәнисе тәрбияләгән. Кыз бик актив була, төрле чараларда еш катнаша, яхшы укый. Шул ук вакытта картәнисе аның сәламәтлегенә игътибарын да даими юнәлтергә тырышкан.
Берничә тапкыр кызны авыр хәлдә дәваханәгә дә китерәләр. Әмма ул 4-5 көннән аннан чыгып китә. Һәрвакыт: "Минем хәлем яхшы, борчылмагыз, даруларны вакытында эчәм", - дип тынычландыра ул якыннарын. Инде үсмерлек еллары үткәндә ул бер егеткә гашыйк була. Әлбәттә, егеткә авыруы турында әйтми, картәнисеннән дә серне саклавын үтенә ул. Наталья яраткан кешесенең аны ташлап китүеннән нык курка.
Бер көнне ул сөйгәненең өенә кунакка килә. Чәй эчкән вакытта егетнең әнисе кызның чәшкене чак кына тотып торуына игътибар итә, сөйләме дә аңлашылмаган кебек тоела һәм Натальяга неврологка мөрәҗәгать итәргә куша. Шулай итеп, кыз янә дәваханәгә эләгә. Аның сул ягы хәрәкәтләнүдән туктый. Егете белән очрашып йөри башлагач, Наталья кушылган препаратларны да кулланудан туктаган була. Егет кызның авыру икәнен белгәч тә аны ташламый. Көн саен янына килеп, үзе калаклап ашата, төрлечә тәрбияли. "Синең авыру булуың мөһим түгел, яшә генә. Нинди булсаң да сине яратам", - ди ул аңа еш кына.
Кызганычка каршы, бу юлы табиблар кызны үлем тырнагыннан йолып кала алмый. Кызганыч, әмма бу заман чире бер гаепсез кешеләрне дә шулай гүргә кертә...
Фото: m.fishki.net
Читайте нас