+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 Мая 2021, 09:45

"Балаларны урлаучы банда барлыкка килде!"

Алар республика шәһәр-районнары буйлап йөри, ди...

Алар республика шәһәр-районнары буйлап йөри, ди...
Социаль челтәрләрдә төрле яңалыклар тарала. Аларның дөресме, түгелме икәнлеген тиз генә ачыклау да мөмкин түгел. Республика шәһәр-районнары буйлап балаларны урлаучы төркем йөрүе турында да мәгълүмат пәйда булды. Бу мәгълүмат төрле төркемнәрдә чагыла. Күп кенә ата-аналар үз балалары өчен куркып паникага бирелә.
"Безгә бүген ата-аналар төркеменә шушы постны ташладылар: "Игътибар! Балаларыгызны, туганнарыгызны, күршеләрегезне кисәтегез! Балаларны урлый торган банда барлыкка килүе турында мәгълүмат бар. Үзләрен тота алмасыннар өчен, алар төрле шәһәрләр буйлап йөриләр", - диелә анда.
Мондый эшләр белән шөгыльләнүче белгечләр әлеге хәбәр буенча җавап бирмәде әле. Бу хәбәрне алар үз контроленә алыр, дип ышаныйк. Шулай булгач, бу хәбәргә ышанмыйк әле. Шулай да балаларыбызның хәвефсезлегенә җаваплы булуыбызны онытмыйк.
Фото: aul-uttara.rbsmi.ru
Читайте нас