Бер яшьлек балаларын бүлә алмаган Нефтекамада яшәүче ир белән хатынны "Мужское / Женское" телетапшыруын төшерүгә чакырганнар.
Эльвира сүзләренчә, аның белән тележурналистлар бүген, 19 майда, очрашачак. Әмма аның ире төшерүләрдә катнашудан баш тарткан.
- Бөтен илгә күрсәтеп талашасым килми, - дигән Денис.
Ул үзенең ата-ана хокукларын Башкортстанның Югары суды аша якларга ниятләвен әйтә.
Исегезгә төшерәбез, гыйнварда гаиләдәге низаг вакытында Эльвира бала белән ирен өйдән куып чыгарган иде. Ә бер атнадан соң опека бүлегенә иренең аннан качуын һәм улы белән күрешергә ирек бирмәвен белдергән. Ир, үз чиратында, гаиләдәге җәнҗал хатынының наркотиклар куллануы һәм малай өчен куркыныч тудыруы аркасында булганын белдерә.
Әлеге хәлне тикшерүдә тәҗрибәле психологлар да катнашачак. Билгеле, бу конфликтның нигезендә - бала түгел, ә бер-берсенә ачулы ике кеше. Бала бары тик алар арасындагы корал гына. Телетапшыруда бу хәлгә ачыклык кертелер, дип ышаныйк.