+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 Май 2021, 09:30

Күңел җылысын уртаклаштылар

Кырмыскалылылар күчтәнәчләр алып, Архангель районының Максим Горький авылында урнашкан Инвалидлар һәм картлар йортында яшәүчеләрнең хәлләрен белеп, тормыш-көнкүрешләре белән танышып кайтты.

Кырмыскалылылар күчтәнәчләр алып, Архангель районының Максим Горький авылында урнашкан Инвалидлар һәм картлар йортында яшәүчеләрнең хәлләрен белеп, тормыш-көнкүрешләре белән танышып кайтты.

Карлыман авыл биләмәсенең Хатын-кызлар советы әгъзалары изге ниятләре белән Олыкүл авылы мәчетендә изге Рамазан аенда узган ифтар ашларының берсендә уртаклашты. Авылның активисты Мәүлидә Гәрәева мондый уй белән күптән янып йөргән. Шунысы куанычлы, аның бу изге башлангычын мәчеткә җыелучыларның барысы да хуплап алды һәм изге эшкә кушылучылар да бихисап булды: һәркем күчтәнәчләр китерде.
Әйткәндәй, Архангель районында урнашкан бу оешма белән дуслык күпере күптән салынган. Урындагы мәктәп укучылары да концерт программалары белән чыгыш ясаганы булды. Монда яшәүчеләрнең күбесе белән элемтә дә булдырганнар.
Һәм менә без “Милосердие” инвалидлар һәм картлар йорты алдына килеп туктадык. Алдыбызда - ике катлы зур бина. Ихатасы яшеллеккә күмелеп утыра. Картлар йорты дигәч, тәүдәрәк күз алдына күңелне өшетерлек шыксыз бина, моңсу, бетмәс сагыш белән тулы карашларын тәрәзәгә төбәгән әби-бабайлар килеп баса иде. Тик Архангельдагы Инвалидлар һәм картлар йортына килеп кергәч, бу уйлар юкка чыкты. Әлбәттә, монда яшәүчеләрнең һәрберсенең язмышы гыйбрәтле һәм берсе дә монда рәхәт тормыштан туеп килмәгән. Шул ук вакытта караучысыз калган кешеләрне сыендырырга ярый әле картлар һәм инвалидлар йотлары бар. Ни генә дисәң дә, биредә алар игътибар һәм хәстәрлек белән уратылган бит.
Анна Близнецова җитәкчелек иткән учреждениедә бүген 106 кеше яши. Иң яшенә 27 яшь булса, иң өлкәне тиздән туксанын тутыра. Аларны 63 кеше хезмәтләндерә.
Интернатта яшәүчеләр инде болай да күп нәрсәдән мәхрүм, шуңа аларның һәр көнен биредә эшләүчеләр төрләндереп торырга тырыша. Мондый очрашулар да аларның тормышына ямь өсти. Шуңа ялгызларның, өлкәннәрнең хәлен белешү, ярдәмләшү кебек изге эш-гамәлләр көндәлек тормышыбызда күркәм гадәткә әверелсен иде...

Фото: Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас