СССР дигән бөек илнең таркалу сәбәпләрен тирәннәнрәк эзләргә кирәк.
“Советлар Союзы” дип аталган шанлы империянең таркалуына инде нәкъ өч дистә еллап вакыт узса да, “Кызыл таң” (27 апрель, 2021 ел), укучылары профессор Октябрь Вәлитовның “Сагынабыз сине, бөек ил!” дигән аналитик язмасын тәэсирләнеп укыганнардыр. Чөнки бик күпләрнең балачагы, яшьлек еллары шунда узган, истәлекле тормыш, яшәү, эшләү мизгелләре шул вакыт канвасына чигелеп калган.
Ә менә хәзер О. Вәлитов фикердәшенә әйләнеп электән төшкә дә кермәгән шанлы илнең һәлакәтенә төшенү, моның сәбәпләрен санап күрсәтү шаһитына әйләнгәч, тарихның никадәр мәкерле, һәлакәтле, сюрпризлы яшәү хәяте икәнен тоярга була. Монда, галимгә ияреп, СССР таркалуын тудырган сәбәпләрне бармак бөгеп санап күрсәтергә мөмкин һәм, шул ук вакытта үз күңелеңдә генә бикләнеп калган шик-шөбһәләр дә бихисап.
Ил һәлакәте сыман олы фаҗигане вагы-төяге белән бер кеше башы гына сыйдыра аламы? Аны аерым кеше акылы гына бәяләргә мөмкинме? Дөресен әйтим, автор урынында булсам, мин “Сагынабыз сине, бөек ил...” дип хисләнеп, 250 миллионлы империя табутын чәчәкләр белән күмүдән тыелыр идем. Тарих тәгәрмәче, иблис коткысына, дошманнар, хыянәтчеләрнең аяк чалуына карамыйча, меңнәрнең, миллионарның уй-омтылышлары белән хәрәкәткә килә, гамәлгә аша торган нәрсә бит! Иҗтимагый корылышның фидаиллары, фидакарьләре, җанатарлары булган кебек, аны өнәмәүчеләр, күрал-маучылар да бихисап.
Шул фикердән чыгып, беренче нәүбәттә базарчы либераллар, яңа байлар куштаннары корган уйдырма тозагына төшү-дән сакланыйк. Янәсе, Ленин атлы большевик герман буржуазиясе акчасына сатылып заказ үтәгән, инкыйлаб ясап, Русиядә эшче-крестьян дәүләте төзегән, канлы диктатура корып, законлы хәятне җимергән.
Юк, революция осталар яллап, бура бурау түгел, аның үз законы бар: өстәгеләр булдыра алмый, ә түбәндәгеләр искечә яшәргә теләми. Сыйныфлар арасында килеп чыккан төенне көч кулланып чишү чарасы бу. Сүз юк, канлы инкыйлаб аксөяк патша, хан, солтан, байлар өеренең котын алган сыман, хезмәт халкын, хәтта шыр фәкыйрь ярлы-ябагайны да куркыта. Тик аннан котылу юлы бармы соң? Һәм шул мәлдә безнең чын Ленинны аңлау мөмкинлеге туа. Ул, гайбәтчеләр таратканча, сәяси жулик, башкисәр түгел, ә галим, философ, чын гуманист. Ленин — кешелек тарихындагы феномен. Ул — Русиядәге Октябрь революциясен җитәкләп, кешелекне канлы инкыйлаблар тезмәсеннән коткару, көйле, гармонияле һәм сыйныфсыз җәмгыять төзү максатын алга куйган зат. Утка каршы ут салган пәйгамбәр, Прометейлар затыннан. Чынмы әлеге теләк, булырлык хәлме, әллә хыял, утопия булып кына каламы — дөньяда бәхәсләр һаман да тынмый. Әмма ленинизмның тормышка, чынбарлыкка таянуы — кире каккысыз хакыйкать. Азатлык, хөрлек, бердәмлек сыман социализм идеяләре күпмилләтле Русия халкының аңында, мәгыйшәтендә яшәде. ХIХ йөздәге татар-башкорт ренессансы Томас Мор, Томмаза Компанелла кебек инглиз утопистлары һәм Вольтер, Руссо, Дидро исемнәре белән балкыган француз гуманистларының карашлары белән баеды, дип әйтергә җөрьәт итәм. Һәм моны шул чордагы кыйсса, хикәя авторлары Каюм Насыйри, Габделгалләм Фәезханов, Шиһабетдин Рәхмәтуллин, Фатих Халиди иҗаты белән дәлилләргә мөмкин. Бигрәк тә соңгысының күптомлы “Әлфе сәкәр вә сәхәр” кыйссасындагы персонажлар үзләренең кызыклы тормыш концепцияләре белән күңелне биләп ала.
Безнең шул чор әдипләре гадел патша идеясе белән дә мавыккан. Әсәрләрендә солтан, хакимнәрнең гади кешеләр күңеленә якын булган сыйфатларын, гамәлләрен ачып, гомум бәхеткә ирешү мөмкинлекләре булуга ихлас ышанганнар.
Һәм Русия тарихында, җиргә чәчелгән орлыкның шытып чыгуы сыман, бер могҗиза булды, Ленин җитәкләгән революция, хезмәт халкының хыял-омтылышларына таянып, яңа мәмләкәт корды, дөньяны таң калдырып, казанышлар, җиңүләр яулады. Бөек һәм гадел юлбашчы образы халык күңеленә Ленин бабай булып сеңде, якты лампочкалар кабызды, укырга, укырга һәм укырга кушты, алга әйдәде. Шунлыктан, күңелләребездә фаҗига түгел, горурлык хисе өстен булып торырга тиеш. Һәм безгә, язма авторына Ильич васыятьләрен үти алмаганга үкенү, хаталардан ихлас сабак алу тойгылары һәм бүгенге чуалган хәятебезгә, киләчәгебезгә бөек юлбашчы күзе, өйрәтмәләре аша карау да һич артык булмас дияр идем. Социализм Сталин шәхесе, Н. Хрущев, Л. Брежнев, М. Горбачев, Б. Ельцин кебек фирка секретарьләре гамәле белән генә түгел, ә иң элек Ленин шәхесе белән бәйләп күзалланганда гына яшәүчән, көчле доктрина рәвешен ала бит. Ленинизмнан башка шул ук “халыклар атасы” дип йөртелгән И. Сталин җуела, юкка чыга. СССРның, социализмның чын һәлакәтен дә ленинизмнан башка аңлап бетерү мөмкин түгел. Шуңа күрә мин “Сагынабыз сине, бөек ил” авторының сүзне тик “Сталин социализмы”, “Сталин буенча социализм моделе” белән чикләвен аклый алмыйм.
Хәтта, гомумән, язмада Ленин исеме юк. СССР төзелү факты Сталинның тәхеткә үрләү, генсек булып күтәрелү вакытына туры килгәч, автор рульне тик аның кулында күрү хак дип исәпли микәнни?
Дөрес, соңгы вакытта Сталинны тиңе булмаган менеджер итеп күтәрүчеләр байтак. Әмма бу һич тә Ленинны Сталин күләгәсендә калдыру хокукын бирми. Социал утопистлардан башланып, икътисад белгече Карл Марксның “Капитал” дип аталган хезмәтендә фәнни нигезләү алган һәм Владимир Ульянов хезмәтләрендә революцион тәгълимат рәвешенә кергән сыйныфсыз җәмгыять – коммунизм төзү (беренче баскыч — социализм) көн тәртибеннән төште төшүен. Хәзер инде “Европада аның шәүләсе йөрми”. Ләкин моңа карап тәгълимат асылына, тарихына саксызлык күрсәтмик!
Һәрхәлдә, татар поэзиясендәге ”Ильич юлы белән бу җиңүгә алып килә безне Сталин” (З. Гәрәй); “Сталин безне алып бара Ленин сызган юл белән” (Ә. Ерикәй); “Сталин — ул Ленины бү-геннең” (М. Хәй); кебек юлларны сызып ташлау мөмкин түгел.
Хәтта бу теманы тагын да үстереп әйтергә мөмкин ки, террорчы һөҗүме аркасында пролетариат юлбашчысы бик иртә постыннан китте. Тик үлсә дә, илдәге социализм төзелешенә уңай импульс, көч-куәт биреп торды. О. Вәлитов язганча, “1956 елда КПССның ХХ съездында Н. С. Хрущев Сталинны шәхес буларак фаш итә. Сталин социализмының идеологик базасын җимерү башлана. Шуннан халык акрынлап таркала башлый һәм ил гамәлдән чыга”. Моны автор халык каршында эшләнгән “власть хыянәте”, дип атый. Тик чорны дөрес бәяләүме бу? Һич арттыру-күпертү юк, әдәбият-сәнгать вәкилләре ХХ съездны шәхес культын, аның күренешләрен фаш итү дип бәяләп, алкышлап каршылады. Һәм алар яңа этапны кыскача гына, әмма үтә дә образлы төстә “Ильичка кайту” дип атадылар. Шәүкәт Галиевның “Ленин сәгате” шигыренә күз салыйк:
Йөрүен йөрде илем сәгате
Туктаган иде
Ленин сәгате...
“Ленин вакытын халык сагынды”, ди шагыйрь. Һәм менә сөенечле көннәр килеп җитә: “Ленин сәгате йөри яңадан, Туктамаска дип кабат яңарган” Хәзер “илем сәгате — Ленин сәгате”
Мәшһүр урыс шагыйре А. Вознесенскийның “Лонжюмо” поэмасындагы шикелле, безне-келәр дә лирик геройның, шә-хеснең эш-гамәлен, уй-омтылышларын Ленин аршины белән үлчәү, бәяләүгә керешәләр. Илдә шулай рухи җанлану башлана, әдәбиятта “Алтмышынчы елгылар”, “Авыл прозасы язучылары” төркемнәре, “физиклар”, “лириклар” күтәрелә. Иҗтимагый тормышка тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьнең дә уңай йогынты ясавы бәхәссез. Бу тенденцияне Ленин рухының ил тормышын имләве димичә, тагын ничек атыйсың?
Авторның Михаил Горбачев эшчәнлеген тик бүгенге күзлектән чыгып бәяләве белән дә килешеп бетмим.
“Үзгәртеп коруны оештыручының икътисади концепциясе дә, бернинди дәүләт идеясе дә булмый... Америкалылар тарафыннан эшләнгән “халыкара мөнәсәбәтләр советы” буенча гына эш итә”. СССРның беренче һәм соңгы Президенты халыкка шулай күренсә, тиз арада фаш ителеп, тәхеттән очуын да сизми калыр иде.
Хәл күпкә катлаулырак төс алды шул. Ленинга, коммунистлар фиркасенә таянып җитәк-челеккә күтәрелгән комбайнер үзенең реформасын бөек юлбашчы рухын тергезү, яңа шартларда үстерү нияте белән бәйләде бит. Һәм шуңа халык, һәм бигрәк тә зыялылыр, аны ил өчен кирәкле гамәл итеп санадылар. Билгелелек, гаделлек һәм дөреслек, плюрализм принципларына кем каршы килсен? Реформаторның “Үзгәртүне үзеңнән башла!” лозунгысын ишеткәч, матбугатта үзгәрешләр шаукымы кузгалды, янәсе, кичекмәстән кемне, нәрсәне үзгәртү кирәк. Ә кем инде үзгәргән, үзен чын ленинчы итеп раслаган. Хәер, мин үзем дә Горбачев чакыруына кушылып, ихластан “Үзгәрергә кирәк безгә, үзгәрергә!” дигән зур гына мәкалә яздым. Халык бу аумакай җитәкченең хатыны Рәйсә белән парлашып диңгез артына йөрүләрен белгәч, интриган икәнлеге ачыклангач кына бу иптәштән йөз чөерде бит.
Ә буш тәхеткә ансат кына менеп кунаклаган Б. Ельцин “Хәзер Русиядә иң зур әйдәүче көч-эшкуар, малтабар”, дип сөрән салгач, ленинизмны аяк астына ачыктан-ачык салып таптагач, күпмилләтле, чуар халык кем кулына калуын бик тиз төшенде. Кыршавы бушаган мичкә сыман, “СССР” дигән империя дә шулай таркалды, юкка чыкты.
Бер сүз белән әйткәндә, СССРның һәлакәте ленинизмга хыянәт итү аркасында булды, дияргә мөмкин. Остаз чын, тугрылыклы шәкертләр үстерергә өлгермәде шул.
О. Вәлитов алдыбызга “Яңа үзгәртеп коруларның мәгънәсе Русияне капитализм алып килгән таркалудан саклап калу булырга тиеш”, — дигән дөрес максат куя. Аныңча, “Русиягә социаль корылышның яңа моделе кирәк. Ул конвергенция теориясе һәм социалистик системаның да, заманча буржуазиянең дә иң яхшы сыйфатлары һәм үзенчәлекләре белән бәйләнгән булырга тиеш.” Шундый омтылышлар белән яшәгән халык янә ленинизм идеяләренә дикъкать итми калмас. Шөкер, Президент В. В. Путинның Федераль җыелышка еллык Юллама белән мөрәҗәгатен тыңлагач, күпләр илнең социаль җәмгыять булып оешу юлына аяк басу мөмкинлеген искәртте. Революцион яңарыш заманында Ленинга карап: “Син идең даһи, галим, остаз, каһарман һәм хаким; Син идең иптәш, ата-эшче, фәкыйрьләр сыйнфына” (С. Сүнчәләй) дип сокланган шагыйрьләр пәйгамбәрлеге, бәлки, чынлап та бардыр.
Ә тарих тәгәрмәчен тик Ленин кебек даһилар келтерәтә.
Сәгыйдулла Хафизов,
язучы, филология фәннәре кандидаты.