+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 Май 2021, 09:05

Агыйделдә йөзсәң иде, Камыштан көймә үреп...

Башкалабыз Уфаның елга паром кичүләре тарихын беләсезме?

Башкалабыз Уфаның елга паром кичүләре тарихын беләсезме?

Өч яктан елгалар белән әйләндереп алынган Уфа өчен башка торак пунктлар белән элемтә һәрвакыт мөһим мәсьәлә була. Бигрәк тә йөк ташу белән бәйле кыенлыклар күп туа, һәм бары тик 1802 елда гына кичү оештырыла, йөк төялгән транспортны даими ташу башлана.

Уфаның “Елга кичүләре хезмәте” предприятиесенең барлыкка килү датасы 1946 елның 15 июне. Ул вакытта коммуналь хуҗалык идарәсендә Уфа шәһәр хезмәт ияләре депутатлары советы башкарма комитеты карары белән “Елга кичүләре тресты” булдырыла. Ул вакытта транспорт элемтәсе Агыйдел елгасы аша - Чкалов (Ырынбур) исемендәге; Агыйдел аша - Октябрь революциясе исемендәге (Затонда), Агыйдел аша “таш” кичүләрендә башкарыла. Аларны керосинда эшләүче илле ат көчеле, понтон күпере булган “Салават батыр” һәм “А. Матросов” паробаркасы хезмәтләндерә.

Транспорт системасын үстерү 1962 елда Караидел елгасы аша “Князевская” (Шакша) кичүне ачуны таләп итә, ә арытаба күперләр төзелә.

Шәһәр халкына бакчаларга һәм дачаларга җир участоклары бүлеп бирү сәбәпле, пассажирлар ташуга ихтыяҗ барлыкка килә. Йөк ташу кичүләре пассажирлар ташуга үзгәртелә. “Ырынбур”, “Затон” һәм “Шакша” йөк кичүләре ябыла, ә шәһәр бакчачылары өчен яңа кичүләр ачыла: 1967 елда Караидел елгасы аша – “Дудкино” (Уфа шәһәренең Совет районы), 1970 елда Караидел аша - “ДОК” (Калинин районы), 1972 елда Караидел аша – “Трамплин” (Октябрь районы), 1999 елда Караидел аша – “Сипайлово” (Октябрь районы), 1993 елда Агыйдел аша – “Козарез” (Ленин районы), 2005 елда Агыйдел аша – “Чесноковка” (Уфа районында).

Әле Уфада 7 паром кичүе эшли: икесе – “ДОК”, “Сипайлово”, “Трамплин”, “Дудкино”, “Козарез” һәм “Чесноковка”да. Шулай ук “Сипайлово”дан “Яшел мыс”ка кадәр җәмәгать маршруты йөри, ул 4 тукталыш ясый.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин
Читайте нас