+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 Май 2021, 06:15

Фонтаннар тазартылды, чүп-чар чыгарылды

“Инцидент” системасы ярдәмендә халыкның бик күп проблемалары хәл ителде.

“Инцидент” системасы ярдәмендә халыкның бик күп проблемалары хәл ителде.

Төбәктә яшәүчеләрнең иң популяр мөрәҗәгатьләре арасында төзекләндерү, ковидтан вакцина ясату, социаль яклау, торак-коммуналь хуҗалык һәм юлларга бәйле проблемалар бар, дип хәбәр итә Республика белән идарә итү үзәге. Аннары каты коммуналь калдыклар, хәвефсезлек, сәламәтлек саклау һәм мәгариф мәсьәләләре килә.

Узган атнада, 10 майдан 16 майга кадәр, идарә белгечләре социаль челтәрләрдә “Инцидент-менеджмент” системасы һәм кире элемтә платформасы аша 1495 хәбәр эшкәрткән. Ел башыннан Республика белән идарә итү системалары аша социаль челтәрләрдә 20 550 хәбәр исәпләнгән.
Менә шуларның берничәсе. Уфадан Александр Сахаровны юллар торышы борчый. “Баш­каланың 23нче мәктәбе янындагы чокырлар кайчан ямалыр”, дип язган ул республика Башлыгының социаль челтәр­дәге битендә.
“10 май көнне районның коммуналь хезмәткәрләре Н. Дмитриев урамында урнашкан 23нче мәктәп янындагы юлда чокырларны ямау эшләрен башкарды. Сорауларыгыз булса, баш­каланың Совет районының төзекләндерү хезмәтенә мөрә­җәгать итә аласыз”, — дип җавап биргән Уфа шәһәренең Совет районы хакимияте хезмәткәре Кристина Идрисова.
“Безнең Октябрьский шәһә­рендә “Дуслык” скверында фонтан бар. Ул әле яңа булса да, бик начар хәлдә, пычрак, каралмаган, ямьсез күренеш булып тора”, — дип зарлана Людмила Ганиева.
Шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Илнур Нәфыйков­тан килгән җавапта “Төзек­ләндерү” учреждениесе “Дуслык” скверында фонтанны тазартып, эшләтеп җибәрде”, дигән юллар бар.
“Уфа районының Нөрле авылында чүп-чар контейнерлары тулган. Бу мәсьәләдә кайчан тәртип урнашыр микән?”, дип кызыксына Рөстәм Арсланов.
Төбәк операторы — “Уфа шәһәрен җыештыру буенча махсус автохуҗалык” предприятиесе мәгълүматлары буенча, шушы елның 14 маенда, Луговая урамы, 2 адресы буенча урнашкан контейнер мәйданчыгында чүп-чар җыеш­тырылган. Чүп чыгару расланган график буенча (атнага 4 тапкыр) башкарыла. Контейнер­ларның тулуы бакча сезоны башлану белән бәйле. Сораулар белән 8(800)347-8003 телефонына (төбәк операторы­ның кайнар линиясе) шалтырата аласыз”, — дип җавап биргән Уфа районы хаки­миятенең рәсми вәкиле Дмитрий Бикмурзин.
“Кушнаренко авылында Мәдәни-спорт комплексы янында чыршы аллеясын кистеләр. Шушы кадәр матурлыкны юкка чыгардылар. Яңа проектта алар барысы да булмаса да, барлар бит”, — дип язган Марина Сафронова республика Баш­лы­гының “ВКонтакте”дагы би­тендә.
“Кушнаренко авылындагы мәдәни-спорт комплексы янындагы чыршылар территорияне төзекләндерү кысаларында киселде. Барлык агачлар да түгел, ә иң биекләре генә, алар территория күренешен каплый иде. Бу урында яңа өйләнешүчеләр өчен арт-объектлар булган зона урнашачак. 2020 елда халык җәмәгать тыңлауларында әлеге проект өчен тавыш бирде”, — дип җаваплаган район ха­кимиятенең мәгълүмат-ана­литик эш бүлеге җитәкчесе Эльвира Фатыйхова.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Читайте нас