Игелек күреп яшәр өчен үзең
изгелек кылып яшәргә кирәк.
Фәнис Хәбиб улы гомернең кешегә, бер генә тапкыр бирелүен аңлап яши. Тыныч холыклы, иптәшләренә ярдәмчел егет асылын авылда да, мәктәптә дә ихтирам итәләр. Нәсел төбенең тарихы табигатьнең гүзәл, сихри почмагында урнашкан Тушкыр авылында. Бүген, 80 яшь биекле-геннән, күп нәрсәләрне хәтерләргә була.
Урта мәктәпне тик яхшы билгеләргә тәмамлый Фәнис. Сугыш елы балала-ры... Хәсрәт-михнәт икеләтә төшә ул сабыйларга. Балачакны белмичә, мең җәфа чигеп үскән буын. Әнисе иртәдән кичкә кадәр колхоз эшендә, кышларын урман кисүдә, җәен кырда булды. Бала мөмкин кадәр әнисенә булыша, мал-туар да аның өстендә. Ире Хәбибрахманның Сталинград сугышында “хәбәрсез югалды” дигән “кара кәгазе” килгәч, Хәтирә апа барлык көчен уллары – Фәнис белән Хәмзәне аякка бастыруга сала. “Ул заманда авыз тутырып икмәк ашаган кеше юк иде. Беркөн укытучы Фәйзия апа Әхмәтшина (минем ач икәнне сизгәндер инде) дәресләр беткәч, мине җитәкләп алды да, өенә алып кайтып, икмәкләп чәй эчерде. Шул икмәк һәм чәй тәме гомерем буе онытылмады”, — дип искә ала Фәнис ага.
Мәктәпне бишлегә генә тәмамласа да, югары уку йортына укырга керергә өс-баш та, ашау ягы чамалы. Новосибирск юл төзүчеләр техникумын тәмамлап, Тәтешле юл төзү идарәсенә мастер-техник булып эшкә кайта. Анда 5 ел үрнәкле эшли, читтән торып Бөре педагогия институтын тәмамлый. Аннары туган авылы Тушкырга кайтып, укытучы булып эшли. Фәнис тарих, урыс теле һәм әдәбияты буенча дәресләр бирә.
Тиздән аның тырыш хезмәтен күреп, 6 авылны берләштерүче “Урал” колхозының башлангыч партия оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Яшь, белемле, күркәм холыклы, гади халыкны аңлый белүче “партком” авылда хөрмәт казана. Авылдашлары белән игенчелек, терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру өчен көнне төнгә ялгап эшли, тәҗрибә туплый. Остазлары Мөхтәрәм Имаев, Зәки Мөхетдинов, Кадим Солтанов аңа ихлас киңәшләрен, дусларча фикерләрен әйтә. Башлангыч партия оешмасы секретаре иптәшләренең сүзенә колак сала, партиянең авылдагы үзәк җитәкче көч икәненә халыкны инандыра. Партиянең район комитеты Фәнис Габдрахмановны мөһимрәк һәм җаваплырак эшкә күчерә: 1969 елның февралендә ул район Советы башкарма комитеты секретаре итеп билгеләнә. Тирән белемле, хокук нигезләрен яхшы белүче Фәнис Хәбиб улы бу вазыйфаны 16 ел намус белән башкара. Район Советы башкарма комитеты чыгарган карарларның дөрес һәм кануннарга нигезләнгәнен район прокуроры тикшереп бара, уңай бәя бирә. “Шушы елларда районның биш прокуроры белән эшләдем. Бер ялгыш төзелгән документ та тапмадылар, киресенчә, эшемне мактап калалар иде. Төннәр буе төрле темага үткәрелгән сессия документларын кат-кат тикшергәч кенә югары органнарга бирә идем”, — ди Фәнис ага.
1980 елда Фәнис Хәбиб улын район Кулланучылар җәмгыяте рәисе итеп сайлыйлар. Аның тырышлыгы белән райүзәктә зур, заманча универмаг бинасы төзелеп, куллануга тапшырыла. Җәмгыятьнең үзенең төзү бригадасы барлыкка килә. Энергияле, яшь кадрлар шушы бригадага җәлеп ителә. Барлык авылларда да икешәр кибет барлыкка килү эш нәтиҗәсендә уңай чагыла. Иске Тимкәдән Малик Шәйнуров, Бигелдедән Рәфисә Шәйбәкова, Иске Балтачтан Сәмәния Шәйхаттарова, Мәсүә Әүхәтова, Глимхан Хәсәнов, Сикияздан Мәҗит Әгъләмов “Башкортстанның атказанган сәүдә хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булалар. Җитәкче үзе дә зур тәҗрибәләре булган Сәлим Сәхипов, Искәндәр Мөхлисов, Чулпан Гафуров, Венера Зиннәтуллина кебек сәүдә ветераннарыннан эшнең асылын өйрәнә. 2-3 ел эчендә сәүдә, икмәк пешерү һәм колбаса, кондитер изделиеләре, су җитештерү буенча райпотребсоюз республикада алдынгы урынга чыга.
1984 елның октябрендә КПССның Башкортстан Өлкә комитеты беренче секретаре Мидхәт Шакиров тәкъдиме белән республика кулланучылар берлеге съездына чакырыла. Зур җыен Фәнис Хәбиб улын Башпотребсюз идарәсе рәисе урынбасары вазыйфасына тәкъдим итә. Үтә дә җаваплы бу вазыйфага Тушкыр егете җиң сызганып тотына. Күп еллар рәис булган Фәүзи Гарипов белән кулга-кул тотынышып, киңәшләшеп эшлиләр. Хезмәт уңышлары озак көттерми. Авыл хуҗалыгы товарлары – ит, май, сөт ризыклары, бәрәңге, яшелчә, бал сату күләме арта. Чит илләр — Кытай, Япония, Австрия белән товар әйләнеше киңәя. Башкортстан Русия Федерациясендә алдынгы урыннарда бара. СССР, РСФСР Үзәк идарәләренең Күчмә Кызыл байрагы дүрт ел рәттән республикага тапшырыла.
Замана үзгәрә. Яңа чорның яңа сәүдәгәрләрен әзерләү өчен Фәнис Хәбиб улы Уфа кооператив техникумын җитәкли. Бүгенге бик күп менеджерлар монда белем алган. 15 ел эчендә бу уку йорты 30 меңгә якын белгеч әзерләгән. Бүген ветеран балаларының, оныкларының уңышларына куанып яши.
Ханис Хаҗимов.
Балтач районы.