Дүртөйле районы үзәк китапханәсендә Башкортстан Республикасының атказанган нефтьчесе, Дүртөйле шәһәренең шәрәфле шәхесе Газыйм Сәетовның "Зур өметләр юлыннан" дип аталган китабының исем туе узды.
- Исемнәре төбәгебезнең чәчәк атуы белән бәйле булган кешеләр бездә аз түгел. Аларның берсе – шәһәребезнең үсешендә мөһим роль уйнаган “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсендә күп еллар намуслы хезмәте өчен Хезмәт Кызыл байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары, бихисап хөкүмәт бүләкләренә ия булган Газыйм Гыйльметдин улы Сәетов, - дип билгеләделәр чараны алып баручы китапханә хезмәткәрләре Зөлфә Хисмәтуллина һәм Вилия Сәетова.
"Зур өметләр юлыннан" китабы - дүрт бүлектән торучы, өч йөздән артык битле саллы хезмәт. Китапның тышкы бизәлеше үк аның эчтәлеген билгели. Авторның әйтер сүзе төгәл: китап тулысынча Башкортстанның төньяк-көнбатышында нефть һәм газ чыгаруның үсеш юллары, нефтьчеләр, бораулаучылар, Башкортстанның Дүртөйле шәһәрен төзергә килгән комсомол-яшьләр “эшелоны”ның эшчәнлегенә багышланган.
Китапның эчтәлеге белән танышкан һәркем аның ихласлык белән җәлеп итүен ассызыклады. Авторның үз башыннан үткән вакыйгалар аңлаешлы тел белән мавыктыргыч бәян ителә, шуңа китап бер тында укыла, истә кала, ышандыра. Китапта Газыйм Гыйльметдин улы хакында бихисап автобиографик материаллар да урнаштырылган, җиңел булмаган балачагы, яшьлек еллары турында да белергә була.
Чара барышында Газыйм Гыйльметдин улы белән җәмәгате Флүрә Габбас кызының бергә тормыш коруларына алтмыш ел тулу уңаеннан аларны Дүртөйле районы һәм шәһәре ЗАГС бүлеге мөдире Эльза Садрыева, район Ветераннар советы рәисе Рамил Ваһапов, Татарстанның Актаныш районы Ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыев һәм башка шәхесләр тәбрикләде.
Чара хакында тулы репортаж гәзитебезнең киләсе саннарының берсендә дөнья күрер.
Фото: М. Латыйпова.