Балаларны яклау көне алдыннан “Барысы да хыяллана" проекты кысаларында Дәүләт думасы Уфада яшәүче 7 яшьлек Никита Майоровка озак көтелгән бүләк тапшырды. Малай курчак театры турында хыялланган.
Никита – ачык йөзле, тәрбияле һәм яхшы күңелле малай. Көн саен ул җитди авыру белән көрәшә һәм, шуңа да карамастан, быел мәктәпкә китәчәк. Аның гаиләсе Никитаның сәламәт һәм тулы тормышы өчен барлык шартларны тудырырга тырыша.
“Мин акциядә катнашуга һәм балаларымны бәйрәм алдыннан сөендерү мөмкинлегеннән файдалануыма бик шатмын. Үземнең дүрт оныгым бар. Ихлас күңелдән Никитага сәламәт булып үсүен һәм быел беренче сыйныфка баруын, ә аның гаиләсенә иминлек телим. Калганнарны игелекле эшләр эшләргә һәм проектка кушылырга чакырам”, - ди Рафаэль Мәрдәншин.
“Улым бик шат, ә бәхет өчен тагын ни кирәк”, - ди малайның әнисе Алия.
“Барысы да хыяллана” акциясендә янгын вакытында һәм суда башкаларны коткаручы герой балаларның, мөһим социаль һәм экологик проектларны уйлап тапкан һәм гамәлгә ашыручылар, авыруны җиңгән яки үзенчәлекле диагноз белән яшәргә өйрәнгән балаларның хыяллары тормышка ашырыла.
1 июнь алдыннан Халык фронты 23 төбәктән герой-балаларның 100 теләген җыйды. 24 майга Башкортстан балаларының 100 теләгенең 16сы гына үтәлми калган.
Тулырак: https://мечтаютвсе.рф/
Фото: мечтаютвсе.рф